Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы һәм Дума Кырымның Русиягә кушылу теләген яклаячак


Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко Русия парламентының югары шурасы халыкның күпчелеге уңай җавап биргән очракта Кырымның Русиягә кушылу турындагы референдум карарын хуплаячагын әйтте. Бу хакта ул Мәскәүдә Кырым югары шурасы рәисе Владимир Константинов җитәкчелегендә килгән вәкиллек белән очрашу вакытында әйтте.

Русия дәүләт думасы спикеры Сергей Нарышкин шулай ук халыкның ирекле һәм демократик теләген яклаячагын белдерде.

Думаның БДБ илләре эшләре комитеты башлыгы Леонид Слуцкий парламентның кыска вакыт эчендә референдум нәтиҗәләрен рәсмиләштерергә мөмкинлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG