Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәнҗапова: "Кешеләрнең яхшырак яши башлавын телим"


Гүзәл Сәнҗапова
Гүзәл Сәнҗапова

Мәскәүдә социаль эшмәкәрлек популярлаша бара. Берәүләр ишетмәүчеләргә чәчтараш ачып эш урыннарын булдырса, икенчеләре авылларда эш урыннарын булдырып, аларны саклап калырга тырыша. Шундыйларның берсе – татар кызы Гүзәл Сәнҗапова.

Гүзәл Сәнҗапова – Екатеринбурда туып-үскән татар кызы. Мәскәүгә 8 ел элек укырга килгән. Берничә ел элек Гүзәл Cocco bello бренды астында күлмәк күбәләкләре (бабочка) тегә башлаган. Хәзер аның Мәскәүдә берничә сату ноктасы бар һәм Гүзәл шактый танылган дизайнерлардан санала. Күптән түгел Гүзәл тагын бер бизнес-проектка нигез салды – ул Урал якларында табыла торган табигый балдан җиләкле крем ясап сата. Гүзәл һәм аның әтисе алып барган бу кәсеп чынлыкта акча хакына түгел, ә үлеп баручы татар авылында эш урыннары булдыру, авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

"Әтием Равилнең Урал якларында Кече Торыш авылында (Екатеринбурдан 200 чакрымда) умарталыгы бар. Авыл бетеп бара – анда нибары 20 генә йорт калган. Авылда бер генә урам, ул Габдулла Тукай исемен йөртә. Элек бу зур колхоз булган, ә бүген җимерек хәлдә. Әбием укыган мәктәп – түбәсе ишелгән бер иске бина. Якын тирәдә шундый кечкенә авыллар күп, ә халыкка эш бөтенләй юк. Кече Торышта 50 кеше яши. Монда минем әбием туган. Авыл кешеләренең бер өлеше – минем ерак туганнарым", дип сөйли Гүзәл.

Умарталык
Умарталык
Умарталык Гүзәлнең бабасыныкы. Ул аны яхшы карап тоткан. “Әтием белеме буенча геолог, Екатеринбурда кечкенә кибете бар. Умарта аңа калгач, нишләтергә дә белмәде”, ди кыз. Ләкин гаилә эшен туктатмаска булалар. 69 баш умартаны карап тору җиңел булмый билгеле. Умартаны бетереп, кортларны иреккә чыгарып җибәрергә дә уйлыйлар. Тик бу тагын да авыррак булып чыга – гомер буе сыер асраган кешегә сыерын суйган кебек. “Әтигә булышыр өчен, без дуслар белән кечкенә трактор сатып алдык. Узган ел, ниһаять, аның бәясен түләп бетердем”, ди Гүзәл.

Тагын бер кыенлык – балны сату. Бабасы балны аерткан да таныш-белешләренә саткан, кергән акча кыш буе яшәргә җиткән. Ә хәзер инде Гүзәлнең әтисе җитештергән бал ике тоннадан арта – танышларга гына таратып бетерерлек түгел. “Сыер асраучы яисә иген үстерүче фермерларның да шул ук проблема – сатып алучы табу”, дип сөйли кыз.

Бүген бөтен Русиядә балны кечкенә умартачылыклар җитештерә. Колхозлар беткәннән соң умарта кәсебе аерым фермерлар кулына күчкән. Step by Step маркетинг агентлыгы ачыклаганча, 2013 елда умартачылык хуҗалыкларында 85-100 мең тонна бал табылган. Тик умартачылык белән чын-чынлап шөгыльләнүче хуҗалыклар саны елдан-ел кими. Алар барысы да бер үк продуктны сата. Ничектер аерылып тору өчен, умартачылар балга нидер өстиләр – шулай итеп, продуктка уникаль сыйфатлар бирәләр. Гүзәл дә әтисе җитештергән балны үзенчәлекле продукт итеп, аңа ребрендинг ясаган, кечкенә ферманы конкуренциягә сәләтле итә алган, үз бизнесларын социаль актив проект дәрәҗәсенә җиткергән.

Җиләкне авыл әбекәйләре җыя
Җиләкне авыл әбекәйләре җыя
"Без гади бал түгел, җиләк салынган крем-бал эшләргә булдык. Европада ул бик популяр. Технологиясе гади. Балны махсус җайланмада тәүлек буе күпертәсең, һәм ул кремга әйләнә. Аннары кояшта киптерелгән җиләк өстисең. Җиләкне авыл әбекәйләре җыя. Бернинди хушландыргыч-тәмләткечләр кулланмыйбыз, чын җиләк һәм бал гына.

Безнең умарталык – үлеп баручы авылга эш бирә торган бердәнбер хуҗалык. Башта биш төрле җиләктән крем-бал ясый идек, хәзер сигез төрлене эшлибез – җир җиләге, кара җиләк, нарат җиләге, чия, лимон, сырганак, урман чикләвеге. Бервакыт җиләкне эшкәртеп бетерә алмый башладык – кайнатма кайнатып та карадык, киптердек тә, тик барыбер бер өлеше әчи иде. Авыл әбиләренә “җыймагыз, бүтән кирәкми” диеп тә әйтә алмадык, алар өчен бу керем чыганагы", ди Гүзәл.

Җитештерүне арттыру өчен Сәнҗаповлар махсус җиһазлар сатып алырга була – зур медогонка, киптерү шкафлары, болгаткыч. Кирәкле сумманы җыю өчен Boomstarter ресурсында проект бастырып чыгаралар. Нәтиҗәдә көтелгән 150 мең сум урынына 500 мең җыела! Бу акчаларны 50 кеше үзләре теләп, проектка ярдәм итәр өчен бирә. Акча җыярга булышкан кешеләргә бүләк вәгъдә ителә – бер банка бал-крем, Cocco Bello муен күбәләге, иясә Кече Торыш авылыннан рәхмәт хаты.

"Яңа җиһазлар алгач, җитештерүне киңәйтергә була, – ди Гүзәл. – Мисал өчен, бу сезонда безгә дүрт әбекәй җиләк җыйды: һәрберсе көненә 5 литр. Литрына 200 сум түләдек, көнгә 1000 сум чыга. Кечкенә авыл өчен бу бик зур акча. Без шул ук җиләкне Мәскәүдә килосы 170 сумнан да сатып алыр идек, тик без авыл кешеләренә эш бирәбез, авылны саклап калуга ярдәм итәбез.

Бал
Бал
Уралда балны июльнең ике кызу атнасында җыялар. Шул ике атна өчен син инде гыйнварда ук көч куя башлыйсың. Рамнар ясыйсың, кортларга бал бирәсең, умарталарны чистартып чыгасың. Боларның барысын да әти үзе һәм аның бер ярдәмчесе эшли. Җәен җир җиләге җыела, көз көне нарат җиләге, сырганак җитешә. Ким дигәндә ярты еллык эш.

Авыл кешеләренең күбесе бик теләп эшләр иде, тик эш юк. Безнең бизнес күпмедер кешегә хезмәт урыны бирә алганын аңлагач, кичекмәстән моны тормышка ашырырга булдык. Бүген башламасак, авылны саклап калып булмас, ә ун елдан Русия үз продуктын эшләп чыгара алмый башлаячак. Безнең проект кечкенә авыллар проблемасына игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Авыл хуҗалыгына акча кертүнең ул кадәр үк куркыныч түгеллеген дә үз мисалыбызда күрсәтәсебез килә. Бөтен авыллар эчкечелеккә бирешкән, дию – дөрес түгел. Авыл халкының күп булса 15-20 проценты эчәдер, алары да өметсез түгел. Безнең авылда, мәсәлән, Мөнир абый бар. Ул эчә, ләкин сыерын да тота. Авыр аңа, шуңа да пенсиягә чыкканын көтә, шул 5-6 мең пенсиясен зур бәхет һәм котылу дип саный. Пенсиягә чыккач сыерын суярга уйлый, чөнки сөте ачый, алырга кеше юк.

Якындагы ике авыл юкка чыкканга күрә, мин бу проект турында җитди уйлана башладым. Мин үземә ниндидер файда алырмын дип уйламыйм. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу минем үз киләчәгемә нигез салу. Тиздән безнең кызыбыз туачак, һәм без аны авылда үстерергә телибез. Табигатькә мөмкин кадәр якынрак буласыбыз килә", ди Гүзәл.

Фәкыйрьлекнең чигенә җиткән әби-бабайларга кибеттә ашамлыклар алырга ярдәм итүчеләр турында Фейсбукта шактый күп язалар. Гүзәл дә әтисе белән шундый ук хәлгә очрый. Авыл янындагы кечкенә шәһәрдә кибеттә бик начар киенгән бер әбигә игътибар итәләр. Әби ярты ипинең күпме торганын сорый, учындагы тиеннәрне кат-кат саный да, чыгып китә. Гүзәл ак ипи, печеньелар сатып алып, аны куып тота, тик әби бүләкне алмый. “Мин ипи алырга килмәдем”, дип җавап бирә. “Кешеләр хәер эстәргә теләми, алар көнбагыш сатып булса да, җиләк җыеп булса да, үз көчләре белән акча табарга тырыша”, ди Гүзәл.

Равил Сәнҗапов
Равил Сәнҗапов
"Крем-бал идеясе күптән башка килгән иде. Ләкин аны җиләкләп эшләүне кызым үзе уйлап чыгарды. Ул авылда мөмкин булганча күбрәк кешегә эш бирергә теләде. Узган җәен бездә 6 кеше даими эшләде, килеп китеп йөрүчеләр дә булды. 2 ир-ат умарталыкта, 4 хатын-кыз җиләк җыйды. Мин аларны үзем машина белән илтеп куйдым, барып алдым. Җиләкне ачык һавада киптердек. Белмәгән әйберләрне интернеттан өйрәндек", ди Равил Сәнҗапов.

"Безнең хуҗалыкның кереме зур түгел, хакимият безне күрми дә. Мин грант та ала алган булыр идем, социаль эшмәкәр, фермер хуҗалыгы буларак. Теләмим. Берничә ай кабинетларда йөрүгә китәчәк, йөз мең бирерләр дә, бер өлеше салымга китәр. Безнең илдә үз көчеңә таяну хәерлерәк. Башың эшләсә, күп нәрсә булдыра аласың. Миңа “Син дәүләт эшләргә тиешне эшлисең”, диләр. Тик бездә нидер үзгәрә башласын өчен, сайлауларга йөрмәү яисә Навальный газетасын тарату гына җитми. Ниндидер чын эш белән ярдәм итәргә кирәк, кечкенә булса да, үз эшең булсын. Шул вакытта гына балаларны яхшырак тормыш көтә.

Чит илгә дә китә алыр идем. Тик нигә мин китәргә тиеш? Минем үз илем бар, аның табигате искиткеч матур, кешеләре әйбәт. Алар белән уртак тел табарга гына кирәк. Сатып-алу базарында үз урыныңны табарга мөмкинлек бар. Бүген берәр әйбер уйлап табам икән, иртәгә минем барысы да яхшы булачак. Иң мөһиме – эшеңне намус белән башкару", дип саный Гүзәл Сәнҗапова.

Бүген Cocco bello балына Русиянең 40 шәһәреннән заказлар килә, Мәскәүдә, Петербурда сату нокталары бар. Киләчәктә крем-бал әзерләү процессын интернет аша карау мөмкинлеге дә булачак, теләгән һәр кеше умарта тормышын онлайн күзәтә алачак.
XS
SM
MD
LG