Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида шәһәр башлыгына сайлауда коммунист Локоть җиңде


Якшәмбе көнне Новосибирскида шәһәр башлыгы урынына сайлаулар узды. Коммунистлар намзәте Анатолий Локоть (43.75) Бердәм Русия вәкиле Владимир Знатковтан (39.57%) күбрәк тавыш алды.

Руссия коммунистларының интернеттагы сәхифәсендә “оппозициянең берләшүе нәтиҗәсендә ирешелгән бу җиңү Новосибирски өлкәсендә көзен үтәчәк сайлауга да йогынты ясаячак”, дип язылган.

Сайлау алдыннан гына мэр урынына дәгъва иткән 10нан артык намзәтнең бишесе коммунистлар вәкиле файдасына сайлау ярышыннан чыгуларын белдергән булган.

9 гыйнвар көнне Новосибирски мэры Владимир Городецкий вице-губернатор урынына күчүе сәбәпле вазифасыннан киткән иде. Вакытлыча аның эшен урынбасары Знатков эшләп торды.

Яңа мэр Локоть беренче эше итеп кадрларны алмаштырачагын һәм шәһәр мэриясенә рөхсәт белән генә керү тәртибен бетерәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG