Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Русиядәге “Дөреслек маршы” кысаларында пикет узды


“Самара” дәүләт телерадиокомпаниясе каршында Русия күләмендә үтүче “Дөреслек маршы” чаралары кысасында пикет узды. Хакимиятләр белән килешенгән пикетта 30 кеше катнашкан.

Бу пикетны оештыручыларның берсе Александр Самсонов сүзләренчә, дәүләт телерадиокомпаниясе яны юкка гына сайлап алынмаган, хәзер дәүләт канаты астындагы матбугат чаралары пропаганда өчен актив кулланыла.

Пикетта катнашучылар Русиядә сүз иреген һәм бәйсез мәгълүмат чараларын яклап чыкты. Пикет вакытында “оят тактасы” да урнаштырылган иде. Анда һәркем федераль һәм Самардагы медиа турында фикерен яза алды.
XS
SM
MD
LG