Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар вазгыятькә күнегергә мәҗбүр


Кырымның Әфендә авылында яшәүче 84 яшьлек Абляз Куртсәетов һәм 80 яшьлек Хәдичә Мамбетова кырымтатар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикерләрен Азатлыкка сөйләде.

Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң ярымутрауда тормышлар да үзгәрә башлый. Беренче чиратта кырымнар телиме, юкмы Русия паспортлары алырга мәҗбүр булачаклар, чөнки андый паспорты булмаса, киләчәктә кеше күп кенә нәрсәләрдән мәхрүм калачак, аның төрле хокуклары кысылачак. Кырымтатарлар бу хакта нәрсә уйлый һәм нинди юл белән барырга мәҗбүр булачаклар? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында алар Азатлыкка сөйләде.

Әфендә кой (Зеленогорское), ягъни Әфендә авылында яшәүче 84 яшьлек Абляз абый Куртсәетов "Русия тарих буенча кырымтатарларга бер яхшлык эшләмәде, хәзер дә эшләячәгә шикле. Ничектер яшәргә кирәк булачактыр инде", диде әңгәмә вакытында.

– Абляз абый, Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң монда Русия паспортлары өләшә башладылар. Менә сез Абляз әфәнде паспорт алырга жыенасызмы, юкмы?

– Бу хакта яздылар. Алырга кирәк булачак, ләкин Украина паспорты да калса, зыян булмас. Кырым Русиягә киткәч безгә бик нык кыен булыр. Русиядә булып ничек аның паспортын алмаячаксың? Безгә бит пенсияләрне алырга кирәк. Безнең гомерләр бетте инде, 4-5 ел гомеребез калды, ә менә яшьләр нишләячәк, аны белмим. Минемчә аларның паспортын алырга тиешбез, динем өчен түгел көнем өчен диләр бит...

– Кырым Русия тарафыннан алынганнан соң бу кырымтатарларга зыянлымы, файдалымы?

– Бу эш файдабызга булмагандыр, әммә Украина да 1991-1992 елларда безне танып, сөргенгә дучар булганнарны аклаган булса, бүгенге хәл булмас иде. Мин шулай уйлыйм. Ә инде Кырым Русиягә киткәннән соң, Украина кырымтатарларны танып канун кабул итә була.

– Абляз әфәнде, Кырым Русиягә киткәннән соң авылдагы урысларның сезгә мөнәсәбәте үзгәрмәдәме?

– Авылыбызда урыслар күп. Мин 84 яшьтә, анда-монда күп йөрмим. Мәнәсәбәтләр "здрасьте-досвидания" дәрәҗәсендә, болай аралашмыйбыз артыгын, нәрсә булачак арабызда... Әммә яхшы түгел алар, яхшы карамыйлар...

– Татарларга?

–Әйе. "Россия! Россия!" дип кычкыралар. Ә Русия әнә нәрсә эшли. Русия безгә бер яхшылык итмәде бит, тарих буена итмәде.

– Мондый вазгыятьтә кырымтатарлар нишләргә тиеш соң?

– Без кырымтатарлар динебезне, телебезне алмаштырмаска, бер-беребезне аңларга, бергә булырга тиешбез.
Хәдичә Мамбетова

Хәдичә Мамбетова

Хәдичә апа Нурмамбет кызы Мамбетовага 80 яшь.

– Хәдичә апа, сез Русия паспорты алачаксызмы?

– Мин Украинаны бик ярата идем, инде нишләрмен, белмим. Инде бу паспортны алыйммы, алмыйммы – белмим, сорау тора...

– Кырымның Русиягә күчүенә сез ничек карыйсыз?

– Мин аларны 1944 елда күрдем. Урыслар татарларны өйдән төртеп чыгардылар 1944 елда. Кыйналдык, елаштык, әниемнең 6 баласы бар иде. Безне Кырымнан сөрген иткәндә мин 6 яшьтә идем.

– Сез хәзер дә куркасызмы, алай булыр дип?

– Әйе, хәзер дә куркам, ару эш булмаячак дип куркабыз.

– Урысларга ышаныч юкмы?

– Ю-ю-юк, ышанмыйм. "Суга таянма – урыска ышанма" дигән мәкаль бар бит... 70 ел безне алдады. 70 ел әз түгел, бер гөмер...

– Сез киләчәкне ничек күрәсез?

– Без инде киләчәкне күрербезме, юкмы, гомерләр бетеп бара бит.

– Кырымтатарларның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Ару, яхшы булыр дип уйлыйм, тик бу патшалар әзрәк яхшы булсалар, бер-берсен тыңласалар... Инсаф кирәк, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк.

– Бүгенге көндә кырымтатарлар өчен иң зүр начарлык нәрсәдә?

– Сугыш мәсьәләсе, теге танклар, автоматлар... Мин аларны күргәндә елый-елый бер булдым. Карамыймын хәзер телевизорны, шундый куркыныч булды. Без бит моны күрдек, алманны да күрдек, румынны да, һәммәсен күрдек. Мин бала идем ул вакытта, гәилебездә ун кеше идек. Без Мари АССрның Суслонгер дигән урынына төштек сөргенгә. Бетле баракларда яшәдек. Мин казантатарчаны да беләм, телевизордан аларның програмнарын яратып карыйм, бөтенесен аңлыйм, җырларын да беләм. Кызым килеп тәлинкә куйды, АТРны карарга дип, алар урысча күп сөйли икән. Мин казантатарчасын яратам, алар татарча гына күрсәтәләр. Тик мин инде каналын югалттым, сүгәмен шул талинкәне (спутник тәлинкәсе).

– Авылдагы урыслар белән мөнәсәбәтләр нинди?

– Кем карый аларга. Кичә берсе килде "помоги мне, помоги мне" дип теләнеп. Аракы эчмәсәң, бирермен дидем, башта ун һривня бирә идем, кичә биш һривня бирдем. Эчә бит. Без Кырымга кайтканда ун кеше идек. Кибеткә барып өч ипи ала идем, кибетче: "Понаехали, понаехали" дип ипи бирмәскә теләп кычкыра иде миңа. "Кто понаехал, я или ты понаехал? Без йортыбызга кайттык, кычкырма. Мин ипине сыерга ашатмыйм, без ун кеше – аларга ашарга кирәк, кычкырма" ди идем. Моннан соң аларны ничек инде яратырсың...

– Хәзер вазгыять нинди?

– Кырымтатарча сөйләшкәндә, бер-беребезгә татарча сәлам биргәндә кибетче барыгыз моннан, татарча сөйләшмәгез ди иде. Бу 1991 ел иде.

– Ә менә хәзер шундый хәл буламы?

– Юк, хәзер булмыйдыр, мин бер якка да чыкмыйм. Яратмыйм мин аларны, сөйләшмим дә. Здрасьте дим, шуның белән бетте. Теләмим мин аларны, күңелем кабул итми...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG