Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ санкцияләре нәтиҗәсе Уфага килеп җитте


Уфада "ИнвестКапиталБанк" бинасы
Уфада "ИнвестКапиталБанк" бинасы

Американың Украинага бәйле Русиягә санкцияләре нәтиҗәсендә "ИнвестКапиталБанк"ның карта белән эшләү хезмәте туктатылды.

Американың MasterCard түләү системасы "ИнвестКапиталБанк"ны хезмәтләндерүне туктатты. MasterCardларны хезмәтләндерү шулай ук "АБ Русия", "Собинбанк" һәм "СМП банк"ларда да туктатылган. Ләкин бу банкларның Башкортстанда бүлекчәләре юк.

29-30 апрель көннәрендә "БашИнвестКапиталБанк"та чиратлар хасил булды. Банк хезмәткәрләре кулланучыларны тынычланырга чакыра. Әлеге вакытта банкоматлардан акча алу мөмкин, ләкин карта белән хисаплашу туктатылган. Ягъни кибетләрдә, рестораннарда, шулай ук әлеге банк картасы аша валюта күчерүләр мөмкин түгел.

Банк хезмәткәрләре якын араларда MasterCardка Русиядә альтернатив карта эшләнәчәген дә хәбәр итә.

Башкортстандагы башка банклар тирәсендә дә хәлләр катлаулану очраклары бар. 17 апрель "АФ Банк"ның хезмәтләндерү лицензияләре алынган иде. 26 апрель "Мой Банк Ипотека" да шул ук язмышка дучар булды. Русиянең үзәк банкы моны әлеге банкларның федераль кануннарны үтәмәве белән аңлатты. Үзәк банк 700 мең сумга кадәр акчалар кайтарып биреләчәген, аннан зуррак акчалар язмышын банкларның вакытлы җитәкчеләре хәл итәчәген дә хәбәр итте.

"Мой Банк Ипотека" Мәскәүдә теркәлгән. Аның Башкортстанда бүлекчәсе эшли иде. "АФ Банк" исә Башкортстанда гына хезмәтләндергән коммерция банкы. Активлары күләме буенча бу банк Русиядә 336нчы урында тора иде.
XS
SM
MD
LG