Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия кырымтатарлары, нугайлар бәйрәмнәрдән баш тартып урам җыеннары уздырачак


Төркиядәге кырымтатар җәмгыятьләре җитәкчеләре җыелып быел язгы һәм җәйге Хыдырлез һәм Тепреш бәйрәмнәрен уздырмаска дигән карар кабул итте.

"Кырымның Русия тарафыннан басып алынган катлаулы заманда татарлар өчен бәйрәм итү урынсыз булачак", дип белдерде Кырым төрекләре мәдәният һәм ярдәм итү үзәге рәисе Түнҗәр Калкай.

Моның урынына кырымтатар җәмгыятьләре урам җыеннары һәм башка күптөрле чаралар уздырырга планлаштыра.

Кырымтатарларга теләктәшлек йөзеннән Төркиядәге Нугай төрекләре җәмгыяте дә быел сабантуйны оештырмаячакларын игълан итте.

Төркиядә 18 май көнне кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу чаралары әзерләнә.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев быел Кырымда үтәчәк матәм чараларында Романия, Төркия, АКШ һәм Европа илләрендә яшәүче кырымтатарларның катнаша алмаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG