Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава ширкәте үзен банкрот дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте


Татарстан арбитраж мәхкәмәсе "Татарстан" хава ширкәтенә кагылышлы эш башлады. 30 апрельдә һава ширкәте үзен банкрот дип гариза язган иде. Беренче утырышның вакыты билгеләнмәгән дип яза "Коммерсант".

Очкыч казасыннан соң үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 2013 елның 31 декабрендә "Татарстан" һава ширкәтенең сертификаты алынды.

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.
XS
SM
MD
LG