Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәчетне сүтүгә меңнәрчә мөселман каршы чыгачак"


Пятигорски мәчетеннән манара алынды
Пятигорски мәчетеннән манара алынды

Пятигорскида мөфти төзелеп килүче мәчетне җимерә калсалар, меңнәрчә мөселманнарның урамга чыгуы белән куркытуыннан соң, гыйбадәт йорты өчен яңа урын бирелде. Мөселманнар исә инде шактый акчалар кергән мәчетнең манарасын алса да, аны сүттерүгә каршы чыга.

Русиядә мәчетләр төзелеше өчен җир бирмәү инде гадәткә кергән булса, хәзер инде төзелеп килүче гыйбадәт йортларын сүттерү эшенә керешәләр. Пятигорскида инде мөселманнар төзелеп беткән диярлек мәчетнең манарасын алырга мәҗбүр булды, мәхкәмә гыйбадәт йортының бинасын да сүтү карарын чыгарган.

Ставрополь төбәге мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Мөхәммәт Рәхимов Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә мәчетне сүтү өчен киләчәк бульдозерларга Төньяк Кавказдан меңнәрчә мөселманнар каршы чыгачагын әйтте.

“Аларны тынычландыру өчен инде бульдозерлар гына җитмәячәк, ә танклар кирәк булачак”, диде ул.

Түрәләр сүзенә ышану мөселманнарны мәчетсез калдырды

Пятигорскида халыкның өчтән бер өлешен мөселманнар тәшкил итсә дә, анда бер генә мәчет тә юк. Шул ук вакытта тугыз православ, өч әрмән чиркәве, ике синагога матур гына эшләп килә.

Элекке мәчеткә мөселманнар сыймый башлый
Элекке мәчеткә мөселманнар сыймый башлый
Әлеге хәлне күргән мөселман җәмәгатьчелегенең хәллерәк бер вәкиле берничә ел элек мөселманнарга үз йортын бирә. Анда башта шәһәрнең мөселман оешмасы теркәлә, ә соңрак инде гыйбадәтләр дә уза башлый. Еллар узган саен анда килүче мөселманнар саны арта. Әгәр ачылган чорда берничә дистә кеше генә килсә, хәзер аларның саны җомгаларда ике меңнән артып китә.

Ихтыяҗ булу сәбәпле, өч ел элек мөселманнар шушы йорт тирәсендә барлык мөселманнарны сыйдыручы мәчет төзи башлыйлар. Бу хакта алар шәһәр хакимияте белән дә сөйләшүләр уздыра.

“Безнең хата шунда, без аларның сүзләренә ышанып бернинди документ сорамадык”, ди Рәхимов.

Манараны алу гына канәгатьләндермәгән

2012 ел азагында шәһәр хакимияте канунсыз төзелешне сүттерүне таләп итеп, җир хуҗасын мәхкәмәгә бирә һәм төзелеп бетмәгән бинаны мәхкәмә приставлары бикләп китә. Пятигорски шәһәр мәхкәмәсе башта манараны гына алу карарын чыгарса, моннан берничә көн элек Ставрополь крае мәхкәмәсе бинаны тулысынча сүтәргә куша.

Әлеге мәхкәмә карарыннан соң, Рәхимов Путинга мөрәҗәгать белән чыга һәм әлеге хәлгә ачыклык кертүдә ярдәм итүне сорый.

“Шәһәрдә инде бердәнбер төзелеп бетмәгән мәчетне яклау өчен самооборона төркемнәре булдыру һәм митинглар уздыру турында сүз бара”, ди ул.

Путинга мөрәҗәгатьтән соң, берничә көн узгач Пятигорски мөселманнарына мәчет өчен яңа урын бирүләре билгеле була.

Кисловодски белән Калининградта да шундый ук хәл күзәтелә

Мөфтиятнең матбугат үзәге вәкиле Рузанна Давыдова Азатлыкка белдерүенчә, яңа урын аларны канәгатьләндерә, шуңа да карамастан алар шактый чыгымнар һәм көч кергән мәчетне сүттерүгә каршы чыга.

“Яңа җирне хәзер рәсмиләштерү эшенә керешәчәкбез. Ә бу төзелеп килүче мәчет турында әле берни белмибез. Аңа бик күп акчалар тотылды. Булган бинаны җимерү ник кирәк? Мәчет булмаса һичьюгы Кавказ халыклары мәдәни үзәге булсын. Без әле югарырак мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Төзелеш барганда бер сүз әйтмәделәр, инде эш бетте дигәндә генә сүтәргә куштылар”, диде ул.

Хәзер инде азанны да микрофонсыз гына әйтә башлаганнар. “Мәчеткә килгән мөселманнар да ишетми хәтта”, ди Рузанна.

Төзелеп килүче мәчетләрне сүттерү күренешләре Кисловодски һәм Калининградта да күзәтелә. Калининградта Көньяк паркында мәчет төзелеше канунсыз дип табылган. Шәһәрдәге мөселманнар бу аларның хокукларын бозу булып тора дип саный һәм Русия юристлары карарын Европа мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG