Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия күләмендә авыл Сабантуе Кече Чапурин авылында була


Шимбә көнне, 24 майда Волгоград өлкәсе Светлый Яр районындагы Кече Чапурин авылында V Бөтенрусия авыл Сабантуе узачак.

Бәйрәмдә көрәш, ат чабышы, төрле ярышлар, җыр-бию, сый-хөрмәт, халык осталары эшләнмәләре сәүдәсе, булачак дип белдерелә конгресс сайтында.

Концертта Татарстан һәм Волгоград өлкәсенең иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясаячак. "Голос" аша дан казанган Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина да җырлаячак.

Сабантуйга килүне халыкка уңайлырак ясар өчен оештыручылар вакытлыча автобус маршруты булдырганнар. Волгоградның Киров районындагы "Руднева" тукталышыннан һәм Светлый Ярдан Кече Чапуринга кадәр автобус йөреп торачак.

Волгоград өлкәсенең әлеге районы татарлар күпләп яшәгән төбәк. Кече Чапурин авылында яшәүчеләрнең 98 %ы татарлар.
XS
SM
MD
LG