Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Европага сәфәрен башлады


Бүген АКШ президенты Польша, Бельгия һәм Франциягә сәфәрен башлады.

Варшауда Обама Украинаның яңа сайланган президенты Петро Порошенко белән очрашачак.

Бельгиядә АКШ президенты катнашында "Зур 7" илләре җитәкчеләренең очрашуы көтелә. Анда Русиягә яңа чикләүләр ихтималы, Европа илләренең Русия газыннан бәйлелекне киметү юллары тикшереләчәк.

Күренекле диссидент, хокук яклаучы һәм Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилевка Варшауда "Солидарность" (Solidarność) комиссиясе бүләге тапшырылачак. Ирек, демократия, хокук яклау эшчәнлеге өчен бирелгән бу бүләкне тапшыру тантанасында АКШ президентының да катнашачагы фаразлана.

Франциядә Обаманың Икенче дөнья сугышында беректәшләрнең Нормандиядә очрашуына 6 июньдә 70 ел тулуы уңаеннан оештырылган чараларна катнашуы көтелә. Ул чарага Русия президенты Владимир Путин да чакырылган.

Русия һәм АКШ президентларының аерым очрашуы каралмаган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG