Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гомер буе татар сәнгатенә хезмәттә


Илгиз Кәлүч хатыны Асия белән
Илгиз Кәлүч хатыны Асия белән

Самарда Илгиз Кәлүчне белмәгән кеше юктыр. Аның исеме "Ялкынлы яшьлек" җыр- бию, шигърият ансамбле белән бәйләнгән.

"Ялкынлы яшьлек" ансамбле менә 43 ел инде татар сәнгатен пропагандалауда армый-талмый хезмәт итә. Илгиз әфәнде сәнгать коллективын оештыручы һәм 43 ел буена аның җитәкчесе.

Илгиз Кәлүч – болгавыр заманнарда да татар учагын саклап калган шәхес. Йөзләгән егет һәм кыз ансамбль аша узды. Күбесе шунда яшьлек дәртен дөрләтеп Ходай Тәгалә биргән сәләтләрен үстерде. Мәхәббәтләрен тапты. Меңләгән концерт куеп мәрткә китәргә җыенган татарның милли хисен уятты. Киләчәктә Самар төбәгендә татар милли хәрәкәтенә кабынып китәргә җирлек әзерләнде. Унсигез ел буена татарлыкны үстергән "Ялкынлы яшьлек"нең тырышлыгы юкка китмәде. Милли рух "Туган тел" җәмгыяте тирәсенә укмашты. Еллар узу белән акчалы байларыбызга "Туган тел" дә кысрык була башлады. Мохтариятләр туды, "Дуслык" җәмгыяте эшен җәелдерде.
Ләкин дә Илгиз Кәлүчкә тиңнәр юк. Сәбәбе бик гади.

Атаклы милләтпәрвар булыр өчен Ходай Тәгалә бүләк иткән тирән акыл кирәк. Җиде кат тиреңне агызырлык хезмәт кирәк. Зирәклек кирәк. Сабырлык кирәк. Кешеләр белән уңышлы эшләр өчен оста психолог булырга кирәк.

Ансамбльдә уңышка ирешүчеләр тормышның сыртында баралар. Намазлыкка бастылар. Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне укыйлар, хаҗ кылалар. Инсафлы татар йөрәкле балалар үстерәләр.

Илгиз Кәлүчнең хезмәтен дәүләт түрәләре дә таныды һәм берсеннән-берсе дәрәҗәле бүләкләр тапшырдылар.

Соңгы елларда Самарда туйлар, юбилейларны хәмер-шәрабсыз уздыру гадәти хәлгә әйләнеп бара. Моңа кадәр бу вазифаны Разыя ханым Әюпованың "Татар кафесы" үз җилкәсенә алган булса, хәзер инде 30 кеше сыярлык бина халыкны канәгатьләндерми. Кысрык була башлады.

Илгиз Кәлүч үзенең 75 яшен Самар Җәмигъ мәчетенең 250 кеше сыярлык ашханәсендә Коръән укып, вәгазь белән уздырды. Табынны Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин алып баруы да үзе бер бизмән.
Илгиз Кәлүч формат дигән нәрсәне яхшы тоя. Мәшһүр галимнәребезнең әйткән сүзләрен кыйбла итеп ала. Атаклы дин әһелебез Шиһабетдин Мәрҗәни: "Милләтне кием дә саклый", дип язып калдырды. "Ялкынлы яшьлек"тә бу күрсәмә булып саклана.

Самарда гаҗәеп зур чыгымнар тотып шаулатып-гөрләтеп Сабантуйлары узды. Сабантуйга беренче мәртәбә килгән губернатор Николай Меркушкин сәхнәдән татарларны зурлады.Тантанага Самар хөкүмәте Кырым татарларын да чакырганнар иде. Кырымнарның да исләре китте.

Бәйрәм сәхнәсендә рухи мәркәзебез Казаннан килгән "Казан егетләре" төркеме сәгать буена Казан төсмерсез, күбрәк спорт стилендәге киемнән такмак яңгыратсалар, Уфадан килгән кызчык татарның классик бәйрәмендә әтәч кикригеннән дә кыска күлмәк киеп сәхнәгә чыкса, "Ялкынлы яшьлек" артистлары татарның бай кием мирасын меңләгән халыкка күрсәттеләр. Ә бит Сабантуена гына йөргән татар катламы өчен бу гаҗәеп игътибарга лаек күренеш!

Илгиз Күлүчнең 75 яшен Самар татар җәмагатьчелеге зурлап уздырды. Юбилейдан соң Илгиз әфәндегә бер генә сорау бирдем. "Мәктәп елларында кем булырга җыенган идегез?"гә, ул: "Атлар караучы булып эшлисе килә иде. Хәрби заводта ракеталар конструкторы булырга туры килде", диде ул.

XS
SM
MD
LG