Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урда" Европага күрсәтелде, Татарстан һәм татар халкы күрерме?


"Алтын Урда" балетын "Mezzo" телеканалы Европага трансляцияләде. Җәлил театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, коммерцияле проект тәкъдим иткән оештыручылар булса, әлеге балет белән татарлар яшәгән теләсә кайсы төбәккә барырга әзер икәнлекләрен белдерә.

Узган ел сентябрь аенда Җәлил театрында премьерасы булган "Алтын Урда" балеты тулысынча Европа тамашачасына, театр мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, 52 илгә трансляцияләнде. Трансляцияне оештырган "Telmondis" ширкәте "Алтын Урда"ны яздырып алып, фильм итеп тә чыгарачак, әмма ул сатылмаячак. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, киләсе елга тагын бер татар әсәре, йә "Җәлил" операсы, йә "Шагыйрь мәхәббәте" операсы Европага трансляцияләнәчәк.

Төрки татар тарихы нигезендә язылган "Алтын Урда"ны дөньяның башка кыйтгаларында яшәүче татарлар һәм шул исәптән татарстаннар да телевизорларда күрә алырмы? Бу хакта һәм татар әсәрләренең язмышы хакында Азатлык Мөхәммәтҗанов белән сөйләште.

– Рәүфәл әфәнде, "Алтын Урда"ны "Mezzo" каналын караучылар ничек кабул иткән? Бу хакта берәр хәбәр бармы?

– "Алтын Урда"ны көткәнгә караганда да яратып карыйлар. Балетны халык шулкадәр ярата ки, аңа билет табып та булмый.

Мин үзем трансляцияне карадым, ул искиткеч югары дәрәҗәдә күрсәтелде. Бүген опера һәм балет театрларының үзләренең югары сәнгати таләпләре бар. "Алтын Урда" аңа тулысынча җавап бирә. Монда балет, монда опера һәм шулай ук оркестр берлеге.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Балет нигезенә Урта гасырларның сугыш күренешләре түгел, ә әхлакъ темасы алыну да зур роль уйный. Монда мәхәббәт. Спектакльдә дәүләтнең җимерелүе күрсәтелә, чөнки бу дәүләт көч кулланып төзелгән була. Ни генә булмасын, алай оешкан дәүләт яши алмый, ә мәхәббәт мәңгелек һәм ул һәрвакыт яши.

Либретто авторы Ренат Харис һәм композитор Резедә Ахиярова – үзебезнекеләр булу да зур әһәмияткә ия. Көе һәркемнең күңеленә барып җитәрдәй, бик моңлы итеп, пентатоникага кануннары белән язылган. Сәхнә бизәлеше, артистларның киемнәре искиткеч эшләнгән. Биюләр, гомумән алганда, барсын бергә җыеп әйтсәк, бик зур күләмле әсәр куелды.

Мин мондый әсәр бер генә мөселман илендә дә юк дип уйлыйм. Шуңа күрә бу балет күпләгән мөселман илләре өчен кызыксыну тудырырдай әсәр.

– Әле трансляцияне күпме кеше караганлыгы билгеле түгелме?

– Әсәр 52 илгә күрсәтелде.

– "Алтын Урда"ны Европа тамашачысына тәкъдим итү кем теләге булды?

– Бу минем теләгем иде. Мин бу ширкәт вәкилләре белән беренче тапкыр очрашкач ук, әлеге балетны тәкъдим иттем. Алар аны карадылар. Куелышыннан канәгать калдылар. Аннары трансляция өчен эшләр башланып китте. Әгәр Татарстан президенты трансляцияне хупламаса, бу эш, мөгаен, барып та чыкмаган булыр иде.

– Трансляция зур чыгымнар таләп итә. Билгеле булганча, бу эшкә сәнгать әсәрләрен яздыру, трансляцияләр белән шөгыльләнүче французларның "Telmondis" ширкәте җәлеп ителде. Операторлары, режиссерлар – барлыгы 20 кеше Казанда берничә көн эшләде. Аннан да кала бу эштә "Спорт тапшырулары" ("Спортивное вещание") ширкәте дә катнашты. Театрга тугыз камера куелды. Төшерүчеләр Казанда берничә көн яшәделәр, репетицияләрне карадылар. Бу трансляция чыгымнарын кем түләде һәм күпмегә төште?

– Бу ягы коммерция сере булып кала. Әйтәм бит, трансляция Татарстан президенты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

– Трансляция генә булдымы, әллә балет язып та алындымы?

– Балет язып та алынды, фильм сентябрь ахырында әзер булачак.

– "Алтын Урда" беренче премьерадан соң Казанда ничә тапкыр куелды.

– Алты тапкыр биелде.

"Алтын Урда" балеты
"Алтын Урда" балеты

– Бу балетны Европада яшәүчеләр, әлбәттә, теләгәннәр күрә алгандыр. Ә Татарстан халкы һәм татар дөньясы тулаем күрмәгән әле. "Яңа гасыр"ның трансляцияләргә теләге юк мәллә?

– Монда трансляциягә замана таләпләренә туры килгән иң көчле техникасы булган ширкәт килде. Безнең республиканың әлегә мондый техникасы юк.

– Ә гадиерәк техника белән трансляцияләүне сез хупламыйсызмы?

– Беренчедән, техника булса, бер әйбер, аннары "Mezzo" каналына чыгу юлларын да табарга кирәк бит әле. "Telmondis" ширкәтенең генә әлеге канал белән элемтәләре бар.

– "Mezzo" "Алтын Урда"ны күрсәткәч башка каналлар үзләренең камералары белән килеп, мисал өчен, шул ук "Яңа гасыр", йә булмаса Русиянең "Культура" каналы төшереп күрсәтә алмый булып чыгамы?

– "Telmondis"ның "Культура" каналы белән дә шундый ук килешүе бар. Безнең "Telmondis" белән килешү 2021 елга кадәр төзелгән, алар "Алтын Урда"ны тагын бер тапкыр "Mezzo"да, йә булмаса "Культура"да күрсәтә ала.

– Сез "Алтын Урда" фильм итеп эшләнә дип әйттегез. Бу фильмны теләүчеләр сатып ала алачакмы?

– Бу ягын уйлау кирәк әле. Бу үзенә күрә аерым бер коммерцияле эш булып тора. Монда бу фильмны әзерләүдә катнашкан бөтен якларның да авторлык хокукларын истә тоту кирәк булачак. Мин фильмны бүләк итә һәм бушка бирә алам, әмма сатуга килсәк, бөтенесеннән дә рөхсәт алу кирәк булачак.

– Татар әсәрләренә килсәк, тагын нәрсә куярга телисез?

– Зур серебез бар. Тагын ике-өч айдан шалтыратырсыз, шунда әйтермен. Әлегә сер булып кала, чөнки шар ярасым килми. Шулай да бер әсәрне кую өчен эш башланып килә.

– Алай да, бу сернең бер генә почмагын ачмассыз микән? Бу яңа әсәр опера буламы, әллә балетмы?

– Бу опера була. Без шулай ук "Telmondis" ширкәте белән сөйләшүләр алып барабыз, бәлки киләсе көзләргә татар операсын яздырырбыз. Әлегә билгесез, "Җәлил" буламы, әллә "Шагыйрь мәхәббәте"ме, карарбыз.

– Ничектер бервакыт театрның "Башмагым" музыкаль комедиясен дә куярга теләге бар икән дигән сүз булган иде.

– Әйе, андый теләк булган иде. Әмма бу әсәрне Казан дәүләт консерваториясе куйды. Шуңа күрә без бу мәсьәләне киләчәккә калдырлык.

– Татарстанда классик сәнгатьне пропагандалаган ике зур иҗат төркеме бар. Симфоник оркестр һәм опера-балет театры. Симфоник оркестр читтән җырчылар җәлеп итеп узган ел, Универсиада уңаеннан, “Ак бүре” операсын куйды. Әмма бу әсәр сезнең театрда түгел, Кирмәндә һәм аннан соң Тинчуринда тагын бер кат җырланды. Читтән карап торганда, сезнең театр һәм оркестр уртак тел таба алмый кебек.

"Алтын Урда" балеты
"Алтын Урда" балеты

– Беренчедән, юнәлешләребез төрле безнең. Без опера һәм балет әсәрләре тудырабыз, симфоник оркестр симфоник музыканы уйный. Кайвакытларда без дә ниндидер концерт куябыз һәм алар да операны концерт рәвешендә күрсәтә ала. Иҗат юнәлешләребездә уртак тел тапмау бар дип әйтмәс идем мин.

Алар операны концерт итеп урамда куя икән, моңа бернинди каршылык та юк. Без урамда куймыйбыз. Без академик консерватизм тарафдары, әсәрләребезне бина эчендә генә куябыз.

– Театр җитәчесе буларак, әйтегез әле, әгәр Казанда музыкаль театр оештырырга җыеаналар икән, сез бу идеяне хупларсызмы? Русиянең кайбер шәһәрләрендә музыкаль театрлар бар, ә Казанда юк.

– Ниндидер әсәр сәхнәгә куела икән, аның өчен театр ачу мәсьәләсен шунда ук күтәрү кирәкми. Бүген төрле җанрда спектакльләр, шул исәптән, музыкаль комедияләр кую мөмкинлеге бар. Театрдан тыш та коммерцияле төркем җыеп әсәрләрне сәхнәгә куеп була. Шулай ук Казандагы ике драматик театрда (Камал һәм Тинчурин) теге йә бу спектакльне куеп була. Әгәр музыкаль комедияләр дистәләп куела икән, йә булмаса мюзикллар, әле ул вакытта да театр ачу-ачмау зур-зур сорау булып калачак.

Хәзер Русиядәге күпләгән музыкаль комедия театрлары опера-балет театры статусы ала башлады. Бу Саранскида да, Йошкар-Олада да, Ижауда да, Чуашстанда да шулай булды, ә киресенчә түгел, чөнки бу жанр җитди һәм аңа югары таләпләр куела.

Әгәр кемдер музыкаль комедия куярга тели икән, моңа комачаулаучы юк. Әмма бүген Мәскәүнең классик оперетта театры үзенең репертуарын кыскартты. Алар хәзер өлешчә коммерцияле мюзикллар куялар.

– Опера һәм балет театры Татарстан халкы акчасына Европа тамашачысына хезмәт итә, Европадан кайтып керми, әле татар әсәрләрен пропагандаласа бер хәл, шул ук бөтен дөньяда уйнала торган классик әсәрләр белән йөри дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

– Бу хакта наданнар гына сөйләнә һәм, кагыйдә буларак, алар театрга йөрми. Алар фикерләре чикләнгәнгә, көнләшкәнгә бу хакта сөйләнәләр. Алар опера һәм балет жанрын да аңламый.

"Алтын Урда" балеты
"Алтын Урда" балеты

Гастрольләр – һәр коллектив иҗатының бер өлеше. Бу кирәкле әйбер, чөнки театр һәм артистлар һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Икенчедән, әгәр без үзебезнең сәнгатьне капка артында түгел, ә Үзәк Европада күрсәтәбез икән, без беренче чиратта Татарстан исеменнән чыгыш ясыйбыз.

Әгәр без дөнья классикасы әсәрләрен күрсәтәбез икән, бу безнең халыкның цивилизацияле булуын күрсәтә. Әмма чит илдә тамашачы нәрсә карыйсын үзе хәл итә. Европада безне кабул иткән оешма тамашачының нәрсә карарга теләгәнен алдан тәкъдим итә.

Әгәр татарлар арасыннан берәрсе, йә булмаса теләсә нинди иҗтимагый оешма татар спектаклен күрергә тели икән, ул вакытта үз теләкләрен коммерцияле тәкъдим итеп оештырсыннар. Без шул ук шартлар нигезендә аларга барачакбыз һәм алар теләгән әсәрне күрсәтәчәкбез.

Чит илдә кабул итүче оешма безне көтелмәгән хәлдә калдырмый. Алар кунакханәләрне, сәхнә арендаларын, көндәлек чыгымнарны түли, чөнки без – 20 ел дәвамында Европа таләпләренә җавап бирә торган коллектив. Бу без куйган әсәрләрнең бик югары дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. Русиядә тагын бер коллектив – бары тик Мария театры гына чит илләрдә безнең кадәр күп спектакльләр куя торгандыр.

– Сезнең тел төбеннән аңлавыбызча, әгәр Самарда, йә булмаса Русиянең башка төбәгендә берәр эшмәкәр, йә булмаса берәр татар оешмасы коммерция нигезендә "Алтын Урда" балетын үзләренә чакырып күрсәтергә тели икән, димәк, бу мөмкин хәл?

– Әгәр район башлыгының теләге бар икән... Норлатта да чыгыш ясаганыбыз бар безнең. Без "әйдә безгә килегез" дип кенә бара алмыйбыз, чөнки безнең чыгыш арзан түгел.

– Әгәр коммерция проекты сез дә, халык та канәгать кала торган итеп эшләнсә, ул вакытта сез Русиянең теләсә кайсы төбәгенә бара аласызмы?

– Әлбәттә! Әмма барсын да алдан ук хәл итү кирәк, чөнки безнең чыгышларыбыз ике елга алдан язып куелган. Әгәр "Алтын битлек" ("Золотая маска") бәйгесе безнең спектакльләрне үзенә чакыра икән... Мин бит үзем "Алтын битлек"кә омтылмыйм. Кайбер театрлар бу бәйгегә махсус спектакль әзерлиләр. Безнең әсәрне күрделәр һәм һичшиксез көтеп калабыз дип белдерделәр. Дөресен әйтсәк, миңа басым ук түгел, ә шундый тәкъдим булды. Бу тәкъдимне татарлар түгел, ә рус кешеләре ясады. Һәм без анда "Шагыйрь мәхәббәтен" күрсәттек.

Тагын шул ягына да игътибар итү кирәк, милли опера һәм балет театрлары арасында булмаган хәл, соңгы 15 ел эчендә безнең ике әсәребез: "Йосыф кыйссасы" балеты дәүләтнең югары бүләгенә, ә "Шагыйрь мәхәббәте" җәмәгатьчелекнең иң югары бүләге – "Алтын битлек"кә лаек булды.

– "Алтын Урда" да шундый бәягә лаек булыр дип уйлыйсызмы?

– Мин хәзер андый максат куймыйм. Безнең өчен хәзер Мәскәүдә "Алтын битлек" бәйгесендә күрсәтү түгел, ә Европада 52 илгә трансляцияләү күпкә мөһимрәк.

XS
SM
MD
LG