Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

КФУда хезмәткәрләргә чикләүләрне дә үз эченә калган "Корпоратив кодекс" кертелде. Галимнәр арасында бу документ авызны ябу өчен кертелә дип әйтүчеләр дә бар.

КФУ ректоры Илшат Гафуров фикеренчә, бу кодекс тарихи уку йортының 210 еллыгы уңаеннан кертелә.

"Казан университетының корпоратив кодексы – үзкыйммәтләр җыелмасы, норма һәм кагыйдәләр, корпоротив рух һәм мәдәниятлелек аңа нигезләнә, ул безнең өчен әһәмиятле моңа кадәр булган традицияләрне һәм гадәтләрне саклауга корылган", дигән язуны имзалады ректор. Аның бу белдерүе университет сайтының әлеге кодекс турында язылган битенә куелган.

Илшат Гафуров хаты

Илшат Гафуров хаты

Университетның традицияләре һәм гадәтләре дигәннән, бу тарихи уку йортында хезмәткәрләргә билгеле бер калыплар куйган ниндидер кагыйдәләрнең моңарчы беркайчан да кабул ителгәне булмаган. Бу хакта университетның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев тә, Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев тә Азатлыкка белдерде.

Кодекс хакындагы биткә язган галимнәр һәм хезмәткәрләр арасында бу документны тәнкыйтьләүчеләр дә хәйран. "Әгәр без мондый кодексны бар кеше өчен дә кабул итәбез икән, нигә аны институтларда һәм кафедраларда һәм шулай ук киң күләмдә тикшерү булмады", "янәсе, университет уку йортлары арасында беренче йөзлеккә эләгергә омтыла, бу йөзлектәгеләрнең мондый кодекслары бар микән", дип фикер белдерүчеләр дә бар.

Бу кодекс 18 маддәдән тора. Бу маддәләр арасында аралашу кагыйдаләре, киенүгә таләпләр, КФУдагы хәлләрне тышка чыгармау, эш вакытында сәяси, дини, иҗтимагый һәм башка эшчәнлек алып бармау турында язылганнары да бар. Бу кодексны университет җитәкчелеге башта сайтларына элгән булган, әмма "бу документ белән танышырга" дигән юлга бассаң, хәзер ул ачылмый. Күрәсең, алганнар.

"Хәзер башка заман, яңарыш, кем белә, бәлки, бу кодекс кирәктер дә. Ә икенче яктан караганда, бәлки бу сүз иреген чикләү дә булырга мөмкин. Өченчедән, җаваплылык дигән әйбер дә бар, һәркем сөйләгәндә үз сүзе өчен җавап бирергә тиеш", ди Гыйләҗев.

Ясәвиев кодексны үле туган бала белән чагыштыра. Кодекссыз да университет хезмәткәрләренең анда язылганнарның күп өлешенең үтәп килгәннәрен әйтә ул. "Галимнәр болай да университетка ни киеп килергә икәнлеген яхшы белә, университетта аралашканда итәгатьлелек болай да бар иде", ди ул.

Ә инде университетның эчендәге мәгълүматны тышка чыгармау дигән юлларга килгәндә, Ясәвиев фикеренчә, бу үзенә күрә, укытучыларга психологик басым ясау өчен язылган.

"Бу юллар укытучы актив рәвештә тәнкыйть белдермәсен өчен язылган дип уйлыйм мин. Әмма, минемчә, алай барып чыкмаячак", ди Ясәвиев.

Искәндәр Ясәвиев ялгыз пикетта

Искәндәр Ясәвиев ялгыз пикетта

Ул Казан университетындагы җитешсезлекләрне иң актив тәнкыйтьләүче галимнәрнең берсе. Журфакны тегендә-монда күчереп йөртүгә дә, үзгәрешләргә дә, ректорның университет акчаларын исраф итеп бары тик бизнес класста гына очуларын тәнкыйтьләп торды. Июнь уртасында Ясәвиев ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язды, анда җиде җитешсезлекне күрсәтте. Бу хәлләр университет җитәкчелегенә ошамады һәм аны уку йорты абруена тап төшүрүче буларак бәяләделәр.

20 июньдә Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галимнәре җыелышында, бу институт җитәкчесе вазифаларын башкаручы проректор Рияз Миңзарипов, 1995 елдан бирле университетта эшләүче Ясәвиевтән кала, башкалар белән хезмәт килешүенең озайтылачагын белдерде.

Кайбер галимнәр бу сүзләрне без өстебезгә бер чиләк салкын су сипкән кебек кабул иттек, күңелебез нык төште, дип белдерде. Утырышта катнашучылар арасыннан, Миңзариповка, иң абруйлы һәм югары бәяләнә торган, социологияне ике телдә: урыс һәм инглизчә дә укыткан, тәҗрибәле галим урынына кем киләчәк, дигән сорау да куйганнар. Әмма проректор бу сорауга җавап бирүне кирәк санамаган.

Әлеге хәбәр тиз таралды. Студентлар Русиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка ачык хат язып, аны интернетка урнаштырып имзалар да җыя башладылар. 11 июльгә бу хатны 710 кеше имзалаган иде. Фикер белдерүчеләр арасында "Ясәвиев – университеттагы иң яхшы галим", "Татарстандагы югары уку йортларында сәяси эзәрлекләүләр булырга тиеш түгел", дип язучылар да бар.

Ливанов июль башында Казанга килгән иде. Казан Ратушасында җыелыш булды. Түрә-кара бу җыелышка килгән вакытта студентлар Ясәвиевне эштән алуга каршылык белдереп ялгыз пикет та үткәрде.

Бу видеода Миңзарипов, пикет үткәрүче кызлар янына килеп, Ясәвиевне университетка "пычрак атучы" кеше буларак бәяли.

9 июль көнне Ясәвиев Ливановка язган хатына җавап алган. Аңа Русия мәгариф министрлыгының дәүләт хезмәтендәгеләр, кадрлар һәм коррупциягә каршы идарәсеннән бу хаты өчен рәхмәт белдергәннәр һәм университетларның илдәге рейтенгын билгеләгәндә "сезнең тәнкыйтегезне дә исәпкә алачакбыз" дигәннәр.

10 июльдә Казан үзәгендә Ясәвиевкә теләктәшлек белдереп үткән пикет та, анда "Җитәр ялганнарга" дигән язу күтәрелгән иде. Ул туристларның һәм казаннарның игътибарын җәлеп итте. Пикетта катнашучылар "Университетның ГУЛАГка әйләнеп баруын" белдерде.

Русия мәгариф министрлыгының Ясәвиевкә җавабы

Русия мәгариф министрлыгының Ясәвиевкә җавабы

Университеттагы үзгәрешләргә бер Ясәвиев кенә түгел, башка галимнәр дә ризасызлык белдерә. Исемен күрсәтергә теләмәгән бер укытучы Азатлыкка "университетта, гомумән, фәнне һәм фәнни эзләнүләрне бетерү өчен чәчләрең үрә торырлык гамәлләр кылына, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнергә килгән студентларны бию серләренә өйрәтә башлау башка сыймаслык әйбер" диде. Татфакта озак еллар буе белем бирүчеләрнең кайберләре белән хезмәт килешүләре озайтылмаячагын да әйтте ул.

Икенче бер галим, журналистика һәм социологияне фәлсәфә белән кушып бер институт итүгә аптырый, "дөнья практикасында булмаган хәл бу", дип әйтә.

Университет кодекслар кабул итеп кенә түгел, моңа кадәр җәмәгатьчелек белән эшләү бүлекләрен бетереп, өстән бер кеше тарафыннан гына идарә ителә торган вертикаль булдыра. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында элек җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге бар иде, тора-бара исемнәре төрлегә үзгәрде аның, аннары бер кеше генә эшли торган итеп калдырылды. Бүген исә бу хезмәт бөтенләй юкка чыккан.

"Хәзер университет җитәкчелегенең бөтен гамәлләре авызны томалау өчен эшләнә. Болар барсы да Кремль алып барган сәясәткә аһәңдәш", ди Ясәвиев. Ул университетта кодекс кертелүне үзенең актив эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин дип тә әйтә. Бу кодекс Ясәвиевкә ректор Илшат Гафуровның эш ысулларына карата ризасызлык чараларын дәвам итүне тыя һәм Гафуровка үзен тәнкыйтьләүче хезмәткәрләрне бик җиңел генә эштән куу өчен зур мөмкинлекләр ача.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG