"Украин көчләренең Луганскины утка тотуы вакытында һәлак булган тыныч халыкны искә алу өчен" 15-17 июль көннәре Луганскида матәм игълан ителә, дип белдерде шәһәр башлыгы Сергей Кравченко.
"Соңгы көннәрдә генә 17 кеше һәлак булды, 73 кеше яраланды", диелгән мэр белдерүендә.
ИТАР-ТАСС узган бер тәүлектә сигез кеше, шул санда бер бала һәлак булды, дип хәбәр итте.