Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкәмәсе Русиягә ЮКОС хиссәләре ияләренә 50 миллиард түләргә кушты


Һаагта урнашкан Даими арбитраж мәхкәмәсе ЮКОС нефть ширкәте тирәсендәге вазгыять нәтиҗәсендә акчаларын югалткан хиссә ияләренә 50 миллиард долларлык компенсация түләргә кушты. "Русия 2004 елда ЮКОСның эшен туктатып һәм аның милкен үзенә алып 1991 елда кабул ителгән халыкара килешүне бозды", диелгән әлеге карарда.

ЮКОС милкенең зур өлеше дәүләт карамагындагы Роснефть ширкәтенә күчте. Русиягә каршы шикаятьне тапшырган Менатеп LTD ширкәте 114 миллиард компенсация сораган булган. Мәхкәмә тагын 65 миллиард долларны Русия юридик эшләр өчен бирергә тиеш, дигән карар чыгарды. Бу коммерция дөньясы тарихында мәхкәмә зыян күрүче яккан түләргә кушкан иң зур компенсация булачак.

Сигез ел төрмәдә утырып иреккә чыккан ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский әлеге карарны хуплады һәм аны "моңарчы ЮКОС эшен тикшергән иң гадел мәхкәмә эше" булды, дип белдерде.

Бүген Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров мәхкәмәгә әлеге карарга каршы шикаять тапшырылачак, дип белдерде. Моңа Русиянең 10 көн вакыты бар.

Страсбургдаты Европа Кеше хокуклары мәхкәмәсе 31 июль көнне ЮКОС хиссәләре ияләренең Русиягә каршы биргән тагын бер эше мәсьәләсендә карар кабул итәчәк.

XS
SM
MD
LG