Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

"Татар китапханәсенә ихтыяҗ бар"


Татарстанда бердәнбер булган Идел буе халыкларын берләштерүче китапханә Әлмәттә урнашкан. Анда төрле милләтләр катнашлыгында чаралар да оештырыла.

Китапханәдә төрле халыклар телләрендә язылган 25 меңнән артык китап исәпләнә. Укучылары да җитәрлек. Биредә Татарстанда Идел буе төбәкләре китапханәсе дип аталган башка китапханәнең булмавын да искәрттеләр. Азатлык хәбәрчесе сорауларына китапханәче булып эшләүче Гөлнурия Салихҗанова җавап бирде.

– Гөлнурия ханым, бу китапханәнең рәсми исеме үзенчәлекле. Ул ничек барлыкка килде?

– Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе 1993 елның 15 мартында ачылды. Бу китапханәгә үзебезнең Әлмәттән татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, мордва һәм башка халыклар йөри. Шушы халыклар безгә күп йөргәнгәдер инде, менә бу исемне биргәннәрдер дә. Биредә бик күп чаралар оештырыла һәм анда күп милләт халыклары катнаша. Бездә “Волжанка” клубы эшли, һәр шимбә кичендә очрашабыз, һәр халык үз телендә аралаша, сөйләшә. Башкорт укучыларыбыз өчен китап күргәзмәләре дә еш уза.

– Китапханәне китаплар белән тәэмин итүгә килгәндә, мисал өчен, чуаш, башкорт китапларын каян аласыз, аларны сатып алырга туры киләме?

– Китапларны сатып алмыйбыз. Безнең үзебезнең үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре бар. Андагы хезмәткәрләр Казанга, башка шәһәрләргә барып яңа әдәбиятны барлап, алып кайталар. Быелгы ел безнең өчен аеруча уңышлы булды, татар китаплары бик күп кайтарылды.

– Гөлнурия ханым, менә кайбер татар язучыларыннан шундый фикер ишетергә туры килә, янәсе, язучы хәзер язып мәшәкатьләнмәсә дә була. Чөнки татар китапларын укучылар көннән-көн бетеп бара. Бу сүзләрне ничек бәялисез? Еллар агышында укучылар саны артамы-кимиме, шул бер дәрәҗәдә торамы?

– Китап укучылар азая дигәнгә бер дә ышанмыйм. Алар бар, килә. Килгән саен, ярый әле китапханә бар, диләр. Кайберләре китап алмаса да, газет-журналлар белән кызыксына. Менә күптән түгел генә Нәсимә дигән кардәшебез килеп китте. Ул – даими укучыбыз. Бездәге матбугат, китапларның күплегенә соклануын да белдерде.

Безнең китапханә Рафаил Төхватуллин премиясенә дә лаек булды бит. Аннан соң быел без 400 мең сумлык грантка да ия булдык. Бу акчага җиһазлар, компьютерлар алдык.

– Татарстанда моннан беркадәр еллар элек татар китапханәләрен ябу турында сүзләр күп булды. Әлмәттә мондый хәл күзәтелдеме? Китапханәдә татар китапларының күләме никадәр?

– Әлмәттә татар китапханәләре ябылу турында сүз булмады. Бездә Рафаил Төхватуллин исемендәге бер татар китапханәсе бар. Безнең киапханәләр челтәре директоры үзе китап яратучы, китапка гашыйк кеше. Ул безнең китапханәләрне яклый, саклый. Нинди мәшәкатьләребез булуы белән кызыксынып тора. Безгә килгән халык телевизор карый, компьютердан, сканердан, принтердан файдалана ала.

Китапханәләр ябылыр дип бер дә уйламыйм. Бирегә килгән кеше үзенә рухи азыкны һәрчак табачак. Менә сентябрь җитеп килә, мәктәпләрдән, уку йортларыннан килүчеләрне көтеп калабыз.

Бездә китаплар саны 25 меңнән артык, шуларның сигез меңләбе татар китаплары. Бу китаплар саны артып тора. Әле менә күптән түгел Чаллыда яшәүче язучы Зифа Кадыйрова белән бик күңелле очрашу оештырдык. Мондый чаралар бездә еш була.

XS
SM
MD
LG