Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурмөхәммәт Хөсәенов: Татар балалар бакчасы өчен дә көрәшәчәкмен!


Бәләбәй татар гимназиясе
Бәләбәй татар гимназиясе

Бәләбәй татар гимназиясе ачылганга 20, ә аның мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновка 60 яшь тулды.

Бәләбәйдәге татар гимназиясендә балаларын укытырга теләүче ата-аналар арта гына бара. Уку бүлмәләре җитешмәгәнгә, беренче сыйныфка килүчеләрнең барсын да ала алмаганнар. 31 августта бу белем учагына 20 ел, ә җитәкчеләре Нурмөхәммәт Хөсәеновка 60 яшь тулды. Әлеге бәйрәмнәрне бәләбәйләр янкорма салыныр, янда гына татар балалар бакчасы да ачылыр дигән өметләр белән каршы ала.

– Август ахыры, сентябрь башы сезнең өчен бигрәк тә вакыйгаларга бай. 30 август – Татарстанның бәйсезлек көне, 31 августта – сезгә 60 яшь, 1 сентябрьдә сез җитәкчелек иткән гимназиядә яңа уку елы башланып китә.

– Болар өчесе дә минем өчен бик зур бәйрәмнәр. Ул гына да түгел, быел 31 августта безнең гимназия ачылганга 20 ел тула. Үземнең туган көнемдә гимназиянең ачылуы Ходай кушуы белән булгандыр дип уйлыйм. Башта аны 1 сентябрьдә ачабыз дип уйлаган идек, аннары 1 сентябрьдә яхшы итеп укуга керешеп китү өчен, бер көн алдан ачарга булдык. Ул вакытта, 31 августта мин үземә дә, Бәләбәй халкына да шатлык ясар өчен оештырган идем бу бәйрәмне.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Халыкка хезмәт итү, халык бәйрәмнәре – ул минем өчен бәйрәм. Мин гомеремнең иң егәрле өлешен халкыма хезмәт итүгә багышладым. Бәләбәйдә татар гимназиясен ачарга дип ниятләдем, Ходай тәгалә, күрәсең, бу теләгемне кабул иткән. Ачуларын да, авырлыгын да белә идем. Бик авырлык белән, көрәшеп, митинглар үткәреп кенә ачылдык без. Бу гимназияне саклап калу да җиңел булмады. Мәхкәмәләр аша үтәргә туры килде. Безне ике тапкыр ябарга тырышып карадылар. Мине берничә тапкыр эштән җибәрергә тырыштылар. Ниятем изге булганга күрә, барсы да Ходай кушканча бара, бүген 20 еллыкны бәйрәм итәбез. Ходай миңа милләтемә рәхәтләнеп хезмәт итәргә мөмкинлек бирде.

– Сезнең бу тырышлыкларыгыз моннан 24 ел элек Татарстан кабул иткән Бәйсезлек декларациясенең чынбарлыкта чагылышы дип тә әйтергә буламы?

– Әлбәттә, бу да Ходайның бер хикмәте.

– Моннан 20 ел элек гимназиягезнең беренче сыйныфына ничә бала кабул иткән идегез һәм быел күпме керә?

– Быел без 47 бала кабул итәбез. Төгәл генә санын хәтерләмим, 20 ел элек тә шул чама иде. Уку бүлмәләре безнең бәләкәй, анда 18 генә бала утырырга тиеш. Укырга теләүчеләр күп булганга, без азрак арттырыбрак алабыз.

– Сез ата-аналарны үгетләп балаларын гимназиягә китертәсезме, әллә үз теләкләре белән китерәләрме?

– Безне нык "кыйнаган" вакытларда балалар төп-төгәл 18әр булып килгән вакытлар да булды. Балалар җыя алмаган елыбызны хәтерләмим мин, шулай да сүлпән килгән еллар булды. Быел исә өч сыйныф ачарлык иде, мин ике генә сыйныф ачарга җөръәт иттем, чөнки безнең урын юк. Һәрбер паралельдә безнең берәр генә сыйныф булырга тиеш. Соңгы ике елда без тагын икешәр сыйныф ача башладык, чөнки гимназияне киңәйтү өчен янкорма төзергә вәгъдә иттеләр. Мин моңа бик канатланып, быел укытучылар бүлмәсен дә бушатып, аны да уку бүлмәсенә әйләндереп, тагын өстәмә бер сыйныф ачтым.

Быел минем баламны укырга алмый дип мәгариф бүлегенә шикаять итүчеләр дә булды. Алыр идек тә, әмма өч беренче сыйныфны ачарга урын юк. Ә бер ана, минем татар баламны ник татар гимназиясенә алмыйлар дип, мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать иткән. Мин аларга рәнҗемим, ачуланмыйм. Алар мәхкәмәгә шикаять итеп дөрес эшләгәннәр.

Хөкүмәт янкорманы төзергә вәгъдә итә, әмма ашыкканы күренми. Җирләрне геодезик яктан тикшереп чыктылар, ә проектлауны башламыйлар. Әллә мине алдарга җаеналар микән дигән фикер дә бар. Быел проектлау тәмамланып, киләсе елга безгә янкорманы төзи башларга тиеш иделәр. Проектлауга әле һаман акча күренми.

– Сезнең гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәр ничек укытыла?

– Бу безнең иң авырткан җиребез, чөнки Бәләбәй шәһәре ул урыслашкан, монда яшәүчеләрнең 20% гына татарлар. Алары да урыслашып беткән, бик сирәгенең генә баласы татарча нәрсәдер аңлый. Безнең гимназиягә килүчеләрнең 90 проценты бернәрсә дә аңламый. Менә шуннан барлык фәннәрне дә татар телендә укыту турында уйлап карагыз инде? Бу мөмкин түгел. Шуңа күрә без күпчелек фәннәрне рус телендә укытабыз. Шулай да, беренче сыйныфтан ук рәсем, хезмәт, җыр, табигать белеме, физкультура дәресләре татарча бара. Аннары әкренләп бу даирә киңәя. Бишенче сыйныфтагыларга татар халкы тарихын, тарихны татарча укыта башлыйбыз. Бу вакытка инде безнең балалар азмы-күпме татарча сукаларга өйрәнгән була.

Бердәм дәүләт имтиханнарын урысча гына бирергә дигән канун булганга, әгәр без бөтен фәннәрне дә татар телендә генә укытсак, ата-аналар имтиханны бирә алмаслар дип курка.

Безнең гимназиядә сәнгать бүлеге бар. Анда без рәсемгә, биюгә, җырларга, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтәбез. Ул дәресләребез барсы да татарча гына бара. Безнең бөтен дәрестән тыш булган чаралар, атнага бер тапкыр үтә торган линейка да татарча үтә. Без бөтен бәйрәмнәрне, йолаларны да үткәрәбез, ә алар бездә бихисап күп. Безнең җәйге лагерьлар да татар телендә үтә. Балаларны "Сәләт" лагерьларына җибәрәбез. Быел күрше районда бергәләшеп "Кандракүл-Сәләт" дигән татар телендә эшли торган лагерь оештырдык. Балаларыбыз Актаныштагы "Агыйдел" дигән лагерьда да татарча аралашып кайта.

Без татар телен үстерү өчен балалар белән шактый нык эшлибез. 11 сыйныфта безнең укучыларның күпчелеге татар теленнән имтиханны "4"-"5"кә тапшырып чыгып китәләр.

Безнең гимназияне бетерүчеләрнең бөтенесе диярлек югары уку йортларына, ә күпчелеге Татарстандагыларга барып керә. Быел бер генә укучыбыз Бәләбәйдәге педагогия көллиятенә керде, чөнки ул БДИдан ике генә имтихан сайлаган иде. Елы-елына туры килми, бетерүчеләрнең 95 проценты, ә кайбер елларда барсы да югары уку йортларына барып керә.

– Башкортстан республика җитәкчесен сайлау алдында. Кайсы намзәт җитәкче булса, татар мәнфәгатьләрен күбрәк кайгыртыр иде дип уйлыйсыз?

– Мин буш юрауларны яратмыйм. Мин Рөстәм Хәмитовны сайлаячакларын беләм, чөнки бездә сайлау дигән әйбер юк, ул уен, Мәскәү кемне күрсәтә, шул сайлана. Хәмитовка бу сайлауда катнашырга рөхсәт иткәннәр икән, димәк, ул башлык булачак.

Мин аны бәяләп, ул җитәкчелеккә килгәч, вазгыять бик аз үзгәрде, дип кенә әйтә алам. Элекке Рәхимов заманындагы кебек татарларны төбәп эзәрлекләү бетте. Рәхимов эшләгән система барыбер эшли, элекке түрәләрнең күбесе шунда ук калды. Татар авыллары көчләп ничек башкорт дип язылган булса, бу эш шулай ук дәвам итә. Анда татар телен куып чыгарып, ничек башкорт теле кертелгән булса, шулай ук балаларны интектереп, бу сезнең туган телегез дип, башкорт телен өйрәтәләр. Бу яктан мин хәзерге һәм булачак җитәкче белән разый түгелмен. Татар радиосы да, татар телевидениесе дә ничек булмаган, һаман да юк. Әлегеләр яхшырыр дип тә бик өметләнә алмыйм.

Бик бәләкәй генә татар гимназиясенең зураюына гына бик ышанасым килә. Без санитар таләпләр белән 198 укучы гына укытырга тиеш. Ә без 270 бала укытабыз. Сез безнең нинди кысанлыкта укытканны күз алдына китереп карагыз?

Бәлки, хәзерге һәм яңадан киләчәк җитәкче шушы безнең кыенлыгыбызны чишәр, безнең гозеребезне үтәр дип өметләнәбез. Мин Русия президенты Владимир Путинга хат язгач, Башкортстан корылтае депутаты, комитет рәисәсе Римма Утяшева Бәләбәйгә килде. Ул: "Әйдә, бүтән язма инде, дошманнар җыйма, сезгә яңа балалар бакчасы төзик", дигән иде. Мин бу идеяне хуплап гимназия каршындагы буш урынны да күрсәттем. Ул шул вакытта татар гимназиясе канаты астында татар балалар бакчасы да булачак дип вәгъдә бирде. Кызганыч, бүген исә, район хакимияте дә, республика башлыгы янындагы даирәләр дә мондый вәгъдәне бирми. Хәзер монда проектлау эшләре бара, әмма бакча гимназиянеке булачак дип беркем дә әйтми. Башта вәгъдәләре бар иде. Мин бу балалар бакчасы өчен көрәшәчәкмен!

XS
SM
MD
LG