Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан соң АКШ музыкантларына Түбән Новгородта да җырларга ирек бирмәгәннәр


АКШның Cannibal Corpse музыкантларына Түбән Новгородтагы концертларын куеп бетерергә ирек бирмәгәннәр. Бу хакта “Интерфакс” социаль челтәрдәге бер тамашачы белдерүенә таянып хәбәр итә.

“5-6 җыр җырлагач ут яндырдылар, бөтен кешене чорнап алдылар. Беркемне чыгармадылар һәм кертмәделәр дә. Җырчыларны сәхнәдән алып чыгып киттеләр”, дип яза тамашачы. Аның сүзләренчә, омончылар концертта наркотиклар тараталар дигән хәбәр алуларын әйткән. Бу тамашачы бер ПАЗикка “гаепле” булырга мөмкин дигәннәрне төяп билгесез якка алып китүләрен дә яза.

Төбәктәге эчке эшләр идарәсе “Интерфакс”ка концерт вакытында булган вакыйга турында белмәүләрен белдергән. “Интерфакс” шулай ук бу концертка кадәр “Православный союз” оешмасы рәсе Роман Пилютаның хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итеп, төркемне экстремист дип тануны һәм Краснодардагы концертларын куйдыртмауны таләп иткәннен дә яза.

Cannibal Corpse Русиядәге чыгышларын Краснодарда башлаган иде, алар анда җырлады. Аннан соң әлеге төркем Самарда да чыгыш ясаган. Американ музыка төркеменең Уфадагы чыгышы 6 октябрьдә "Агава" клубында узарга тиеш иде. Ләкин чара буласы көнне клубның техник сәбәпләрдән ябылуы мәгълүм булды. Клуб ишегендәге белдерүдә төркемнең чыгышы Гафури паркына күчерелүен хәбәр иттеләр. Оештыручылар техник сәбәпләр аркасында анда да концертны оештыра алмады.

Рәсми булмаган чыганаклар, американ дэт-метал төркеменең чыгышлары булмауга Уфа православ чиркәве сәбәпче дип исәпли. Митрополиянең миссионер бүлеге афишалар һәм җыр текстларында үлем, көчләү һәм башка Русия кануннарына сыймаган урыннар булуын тапкан.

XS
SM
MD
LG