Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: Русия Украина чигеннән гаскәрләрен чигендерә, ә авыр техниканы юк


АКШ дәүләт секретаре Джон Керри (c), Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
АКШ дәүләт секретаре Джон Керри (c), Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри, сишәмбе Парижда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң, Вашингтонның Украина чигеннән Русиянең үз гаскәрләрен чигендерүне билгеләвен әйтеп үтте. Керри, шул ук вакытта, Русия Украина чигеннән гаскәрләрен чигендерә, ә авыр техник коралны юк, дип тә белдерде. Мәскәү Украинада үзенең гаскәрләре юк дип белдереп килә.

Дәүләт секретаре сүзләренчә, Украина көнчыгышында үтәчәк референдумны АКШ һәм Көнбатыш илләр танымаячак.

Керри Донецки һава аланы тирәсендәге сугышлар тукталырга, сепаратистлар тотык итеп алганнар азат ителергә тиеш диде. Русия-Украина чигендә Украина суверенитеты урнашырга тиеш дип тә белдерде ул.

Керри бу очрашу вакытында Кушма Штатларның Русия белән "Ислам дәүләте" экстремист төркемнәренә каршы көрәштә күзләү мәгълүматларын алмашып торулары турында килешкәннәрен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG