Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Урыс маршы" тирәсендә тарткалаш бара


Урыс маршы”, 2013 ел
Урыс маршы”, 2013 ел

24 октябрь Башкортстан хакимияте 4 ноябрьдә "Урыс маршы"н оештыручылар сораган мәйданнарда чараны уздыру мөмкин булмавы турында белдерде. Урыс милләтчеләре аны барыбер уздырмакчы.

Беркайда да рәсми теркәлмәгән “Уфа урыс җәмәгатьчелеге хәрәкәте” оешмасы 4 ноябрь башкалада урыс маршы уздыру өчен рөхсәт сорап республика хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде. Бу хакта хәбәр булу белән үк Башкорт яшьләре берлеге һәм “Башкорт” дип аталган җәмәгатьчелек оешмасы маршны уздыруга каршы Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать җибәрделәр.

Башкорт яшьләренең ул мөрәҗәгатендә Русия шәһәрләрендә узган шундый чараларда шовинистик шигарләр яңгыравы, фашист байраклары күтәрү очраклары булуы искә төшерелә. Интернетта урыс милләтчеләренең Башкортстан республикасын “Уфа губернасы”, “Уфа крае” дип атаулары, шуның белән республикага исем биргән төп халыкның дәрәҗәсен төшерүләре әйтелә. Башкорт яшьләре берлеге күпмилләтле республика шартларында андый марш уздыру милләтләр арасында төрле каршылыклар, бүленешләр китеп чыгару, стабильлеккә зыян китерү ихтималлыгы сәбәпле чараны уздырмауны таләп итә.

"Урыс маршы"ннан соң агрессорлык күбәя"
"Урыс маршы"ннан соң агрессорлык күбәя"

“Башкорт” оешмасы мөрәҗәгатендә узган ел Уфада “Урыс маршы” үткәннән соң төп халыкка каршы агрессорлык очраклары күбәюе әйтелә. Мисал өчен, 2013 елның ноябрендә “Авыллардан килеп тулганнар монда” дигән шигарләр кычкырып, башкорт яшьләрен тукмау, Күмертау шәһәрендә йортына кереп мулланы тукмаулар искә төшерелә. Мөрәҗәгатьтә: “Әгәр Башкортстан хакимияте урыс милләтчеләренә “Урыс маршы” уздырырга рөхсәт бирсә, без аның узмавы өчен бөтен мөмкинчелекне кулланачакбыз”, диелгән. “Башкорт” оешмасы мөрәҗәгатендә маршны төп халыкның Башкортстан мөстәкыйльлегенә каршы агрессия буларак кабул итүе әйтелә. Рөстәм Хәмитовтан тынычлык һәм дуслык гаранты буларак, милләтара конфликт чыкмасын өчен “Урыс маршы”н туктату соралган.

24 октябрь Башкортстан хакимияте “Урыс маршы”н оештыручылар сораган мәйданнарда чараны уздыру мөмкин булмавы турында белдерде. Аңа караганда, Уфа үзәгендәге ул мәйданнарда “Яшь гвардия” һәм “Милли җәмәгатьчелек хәрәкәте” чаралары узачак. Шул сәбәпле, хакимият “Урыс маршы”н башкаланың читендә - Дим яки Затон бистәсендә уздырырга рөхсәт итә.

“Урыс маршы”н оештыру белән шөгыльләнгән “Уфа урыс җәмәгатьчелеге хәрәкәте” вәкиле Константин Кузнецов маршны башкала читендәге районнарда уздыруга риза булмауларын, чараларының изге максатлардан: мәктәпләрдә тулы күләмдә урыс телен укыту, архитектураны саклау, дини экстремизмга каршы чыгыш ясарга җыенуларын әйтеп, аның барыбер 4 ноябрь узачагын хәбәр итте. Ул бу хакта социаль челтәрләр аша ирештерде. Дөрес, маршның әлегә нинди форматта уздыралачагы хәл ителмәгән.

XS
SM
MD
LG