Украинаның көнчыгышында "Донецки һәм Лугански халык республикаларында" узган сайлауда сепаратистлар җитәкчеләре Александр Захарченко һәм Игорь Плотницкий "республика башлыклары" булып сайланды. Сайлау комиссияләрендә Захарченко өчен халыкның 80% тавыш биргән, Плотницкий өчен 60% дип хәбәр ителә.
"Донецки халык республикасы" "парламентына" "Донецки республикасы" партиясе узды. "Лугански халык республикасы" "парламентында" "Луганщинага тынычлык" исемле оешма күпчелек урынны алачак.
Европа Берлеге сепаратистлар кулында булган Украинаның көньяк-көнчыгышында 2 ноябрь узган тавыш бирүне танымый.