Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаплин: Дөньяны Русия генә коткарачак


Быел Раштуа укулары мөселман һәм яһүд дин әһелләре катнашында үтә.
Быел Раштуа укулары мөселман һәм яһүд дин әһелләре катнашында үтә.

Шушы гасыр ахырына кешелек дөньясын саклап кала алырлык бердән-бер цивилизация булып Русия генә калырга мөмкин, диде Рус православ чиркәвенең җәмгыять белән мөнәсәбәтләре өчен җаваплы вәкиле Всеволод Чаплин.

Федерация шурасында III Раштуа очрашулары вакытында ясаган чыгышында Чаплин "икътисад, рубль курсы, илдән илгә күчкән тауар һәм акча күләме, корал - болар барысы да мөһим түгел, иң мөһиме - тормышның мәгънәсе, кыйммәтләре" дип белдерде. Чаплин XXI гасыр ахырына кадәр шуны аңларга, шуңа ирешергә, "түбәнгә тәгәрәгән дөньяны" коткара алырлык көчкә әйләнергә кирәк диде.

Быел Раштуа очрашулары беренче мәртәбә Дәүләт думасы бинасында үтә.

XS
SM
MD
LG