Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Башкортстан татар матбугатының киләчәге билгесез


Башкортстанда нәшер ителүче татар басмалары

Башкортстанда нәшер ителүче татар басмалары

Гыйнвар азагына Башкортстандагы вакытлы матбугат басмаларына быелгы беренче ярты еллыка язылу нәтиҗәләре мәгълүм булды. Алар әллә ни мактанырлык түгел. Татар газета һәм журналлары үз укучыларын югалтмаган, бер дәрәҗәдә калган, шуңа да шөкер итә алар.

Башкортстан татар вакытлы матбугат басмалары да бүгенге көндә зур кыенлыклар кичерә. Мисал өчен, “Кызыл таң” газетасы элекке елларда 120 мең данәдән дә артыграк таралса, хәзер аны 9 мең чамасы гына абунәче алдыра. Туксанынчы елларда дөньяга килгән “Өмет” газетасы һәм “Тулпар” журналы да зур тиражлар белән мактана алмый соңгы елларда.

Укучылар саны кимүнең сәбәпләре бар илдәге башка басмаларның да уртак хәленә охшаш булса да, Башкортстан татар матбугатының бәкәленә суккан башка, үзгә кыенлыклар да бар. Татар мәктәпләренең ябылуы, күбесенең башкортча укытуга күчерелүе дә, татар укучылары санын киметә. Шулай ук татар басмаларында милли проблемаларыбызның яктыртылмавы да абүнәчеләрне алардан биздерә.

Башкортстан татар вакытлы матбугатының авыр хәленә илдәге соңгы еллардагы тискәре үзгәрешләр тәэсир итми калмады, билгеле. Газета һәм журналларның саны елдан-ел кими. Моны халыкның матди хәле мөшкелләнүгә генә сылтап булмый. Сәбәпләре бер кочак дигәндәй. Тормышыбызда интернетның зур урын алуы да, почта хезмәтләре бәяләре кискен артуы да, башка үзгәрешләр дә тискәре йогынты ясый. 1994 елда чыга башлаган “Тулпар” журналын да замана чоңгылы бөтереп алды. Хәзер нибары 3 мең данәдә басыла ул.

Илдус Фазлетдинов

Илдус Фазлетдинов

Журналның баш мөхәррире урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов әлеге хәлгә мөгаллим күзлегеннән дә карый. Ул Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасында да белем бирә. Аның сүзләренчә, татарча укучылар елдан-ел кими, чөнки татар мәктәпләре ябыла, югары уку йортларына керүчеләр дә кими. Шулай булгач, әле газета-журналларны өлкән һәм урта буын кешеләре генә алдыра. Киләчәктә әлеге яшь буынның басмаларны алдырып укуы икеле, чөнки алар, нигездә, интернетка тартыла.

Фаил Фәтхединов (с) һәм Рәдис Ногманов

Фаил Фәтхединов (с) һәм Рәдис Ногманов

Башкортстандагы иң борынгы һәм абруйлы басмаларның берсе - “Кызыл таң” да үз укучыларын югалта бара. Быелгы беренче ярты елга аңа нибары 9 мең абунәче язылган. Газетаның баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов әйтүенчә, татар басмаларының тиражы кимүенә почта хезмәтләре бәяләренең артуы да, аларның тиешле эшләмәве дә сәбәпче. “Безнең гәзит көн саен чыга, ә почта авылларга аны атнага бер генә тапкыр илтә, - ди ул. - Шул вакыт эчендә безнең басмадагы күп кенә мәгълүматлар да искергән була. Шулай булгач, укучылар да бизә башлый”.

“Өмет” яшьләр газетасы - Башкортстан татар басмалары арасында иң зур тиражлысы. Бу ярты еллыкка аңа 20 меңгә якын абунәче язылган. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда 1 меңгә күбрәк ди “Өмет” газетасы мөхәррире Рәдис Ногманов. “Өмет” илдәге татар басмалары арасында төрле елларда югары бүләкләр дә алды.

Кәрим Яушев

Кәрим Яушев

Башкортстандагы татар басмалары илнең башка төбәкләрендәге ишләреннән үзенчәлекле шартларга куелган. Моны Уфадагы татар милли оешмалары вәкилләре һәрдаим әйтеп килә. Алар аеруча милли басмаларыбызда татар халкы проблемалары яктыртылмауны кискен тәнкыйтьли. Әлбәттә, бу аларның мөхәррирләренең генә гаебе түгел, кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларга мәҗбүрсең.

Башкортсанның татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзасы Кәрим Яушев әйтүенчә, туксанынчы елларда татар басмаларында милли-мәдәни проблемнар яктыртыла иде. Соңгы елларда исә аларда татарның аһ-зарлары бөтенләй дә күтәрелми. Чөнки хакимиятләр кулындагы газеталарда андый уңайсыз күренешләр күрсәтергә ярамый.

Әйе, татар вакытлы матбугат басмаларының авыр хәлгә төшүе сәбәпләре күптөрле. Хәзер илдәге икътисади вазгыятьнең кискенләшүе, газета-журналларның тәмам ябылуына ук китермәсме? Киләчәктә татар яшьләре интернетны гына кулланып, үз милли басмаларыбызны онытмасмы? Сораулар күп, ә җаваплар билгесез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG