Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә митингта Марат Хөснуллинның эштән китүен таләп иттеләр


Мәскәүдә тарихи һәм мәдәни ядкарь булган биналарны сүтүгә каршы митингта башкала мэрының шәһәр төзелеше урынбасары Марат Хөсенуллинның эштән китүен таләп иттеләр. Бу хакта 300ләп кеше катнашкан митингта кабул ителгән резолюциядә язылган.

Чараны "Яблоко" фиркасе оештырды һәм аның лидеры Сергей Митрохин башкала идарәсендәгеләрнең "Мәскәүне үзләштерүдә" бары тик федераль хакимиятләр теләген генә тормышка ашыручылар икәнлеген әйтте.

Русия президентының мәдәният шурасы әгъзасы, "Архнадзор" хәрәкәте лидерларының берсе – Константин Михайлов шәһәр төзелеше комиссиясенең тарихи биналарны саклау урнына аларны җимерүен белдерде.

2001 елдан бирле Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры булып эшләгән Марат Хөснуллин 2010 елның ноябрендә Мәскәү шәһәренең төзелеш идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG