Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Шикаять итүчеләр Сахих әл-Бохари китабы тыелган дип уйлап ялгышканнар


5 февраль көнне Татарстан югары мәхкәмәсендә Сәхих әл-Бохари хәдисләр җыентыгын тыю карарын шикаять итүчеләрнең эше каралырга тиеш иде. Әмма Татарстан прокуратурасы үзенең рәсми сәхифәсендә югары мәхкәмәнең карарын урнаштырды. Мәхкәмә җыентыкны тыю карарын шикаять итүчеләрнең эшен туктату турында белдерә, ди Татарстан мөфтияте. Баксаң, дәгъва белдерүчеләр әл-Бохари җыентыгын тыйган дип уйлап ялгышканнар икән.

“Әлеге дин әһеленең хезмәтләре бөтен дөньяда Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләренең ышанычлы җыентыгы буларак танылган. Мөселманнар өчен имам әл-Бохариның дини, фәнни һәм тарихи дәрәҗәсе беркайчан да шик астына алынмады”, диелә анда.

Прокуратура интернет кулланучылар тарафыннан нинди текст әл-Бохариныңхәдисләр җыентыгы буларак ялгыш кабул ителүе хакында да аңлатты.

“Апас районы мәхкәмәсе Google ширкәтенең автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән.Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора.

Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Русия мөселманнары аны татарча да, русча да файдалана ала», диелә.

Билгеле булганча, узган елның көзендә Татарстанның Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр китабын экстремистик дип тапты.

XS
SM
MD
LG