Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының киңәшмәсе Казанда була


Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы 25-27 февральдә киңәйтелгән утырышын Татарстанда үткәрә.

Кеше хокуклары шурасы Татарстан президенты каршындагы милләтара, динара мөнәсәбәтләр шурасы белән уртак киңәшмә үткәрәчәк. Төркемнәргә бүленеп хоспис, хастаханә, ятим балалар интернаты, колония, полиция бүлеге, Татарстан югары мәхкәмәсендә дә булачак дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG