Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Күренекле татар әдибе, халык шагыйре Сәйфи Кудашның Уфада яшәүче кызы Сөембикә Кудашева берьюлы берничә яңа китап өстендә эшен тәмамлап килә. Икетуган апасы Фәридә Кудашева турында өч ел элек татар телендә нәшер иткән китабын да урыс теленә тәрҗемә итеп беткән.

Ямьле язга аяк басканда Сөембикә ханым белән очрашып аның тормышы, үткәндәге якты хатирәләре белән кызыксындык. Әле дә бик дәрманлы һәм шаян апабызның уртаклашыр фикерләре күп. Ул татар милләтенең асыл затлары, морзалары токымыннан. Һәм шушы дәрәҗәне ул гомере буе үзенең гыйлемлелеге, булдыклылыгы, зыялылыгы белән аклый һәм тынгысыз хезмәте, игелекле гамәлләре белән раслый.

Күренекле татар әдибе, халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы ул. Тиздән 94 яшен билгеләячәк Сөембикә ханым әле дә иҗат өстендә. Соңгы берничә елда гына да дистәгә якын китап нәшер итте ул. Әтисенең әдәби мирасын дөньяга чыгаруны да, ике туган апасы Фәридә Кудашева, туганы, күренекле балет биючесе Гүзәл Сөләйманова, мәшһүр галим Зыя Камали, тормыш иптәше, Рөстәм Кузеев турында китап язуны да үзенең изге бурычы санады ул.

Сәйфи Кудаш бюсты

Сәйфи Кудаш бюсты

Күренекле шагыйрь Сәйфи Кудаш гаиләсендә Чишмә районының данлыклы татар авылы Келәштә (Мостай Кәрим дә туган авыл) 1921 елда дөньяга килә Сөембикә. 1925 елда гаиләләре Уфага күченә. Биредә Сәйфи ага икенче күренекле татар шагыйре Мәҗит Гафури белән якын дус булып китә. Сөембикә кечкенәдән үк гыйлемгә тартыла. Меңнәрчә китап укып үскән кыз энциклопедик мәгълүматлар туплый. Ә югары белемне чит телләр буенча ала ул. Татар китапларын су урынына эчә яшь туташ.

Кудашевлар гаиләсендә милли рухның көчле булуы нәселдән нәселгә күчә. Уфадагы киң билгеле зыялылар белән аралашу Сөембикә ханымга да татарлыкның зур дәрәҗә булуын күңеленә сеңдерүгә тәэсир итә. Гаиләләренә иң күренекле шәхесләр: язучылар, галимнәр, музыкантлар, җырчылар, артистлар еш кунак була. Аларның фикер алышуларын тыңлау күп рухи байлык бирә яшь кызга.

Шулай бервакыт Сәйфи ага янына кергән танылган галим Җәлил Киекбаев Сөембикәгә алман телен төпле өйрәнергә киңәш итә. Үзе дә алман телен укыткан һәм фәнни хезмәтләр язган кеше буларак дәвамчылары булуын тели ул. Сөембикә шулай итә дә, педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Башта Уфадагы мәктәптә, аннан югары уку йортларында алман телен укыта ул. 80 яшен узгач та Сөембикә ханым югары уку йортында мөгаллимлек итә. Германиядә дуслар табып, алар белән хатлар да языша.

Сөембикә Кудашева язган китаплар

Сөембикә Кудашева язган китаплар

Соңгы елларда Сөембикә ханым Кудашева бәяләп бетергесез кыйммәткә ия китаплар да язды. Рухи мирасыбызга бик сакчыл мөнәсәбәттә булу кирәк, ди ул. Мәктәпләрдә татар телен укыту кысылган вакытта балаларга ана телен гаиләдә өйрәтүгә зур игътибар бирелсен, ди ул. Үзе дә башкаларга үрнәк күрсәтә. Киң билгеле татар галимнәре Кузеевлар нәселеннән Рөстәм Кузеев белән гаилә корып өч бала тәрбияләп үстерә алар. Уллары Искәндәр белән Рәшит, кызлары Наилә югары белем алып тормышта югары үрләр яулый. Шул ук вакытта ана теленә сөю хисен бүгенгәчә саклыйлар.

Сөембикә ханым үзләрендәге бихисап рухи байлыкны яшьләргә дә өләшә. Өч ел элек ул сирәк очрый торган бер меңнән артык борынгы китапларны һәм әтисенең шәхси әйберләрен Башкорт дәүләт педагогия университетына бүләк итте. Заманында аның тормыш иптәше Рөстәм Кузеев ун ел буе бу уку йортының ректоры була.

Сөембикә ханым бүгенге көндә дә теремек. Бер генә минутын да бушка уздырмый ул. Яңа китап язган арада яраткан шөгыле – сурәтле чигүләр чигү белән дә үзенә ял таба. Катлаулы бу иҗатның кайсыберсе икешәр айга да сузыла, ди ул. Озын гомерле булуның серләре белән дә бүлешә ул.

“Хатын-кызларыбыз һәрнәрсәдә чама белергә тиеш, бигрәк тә ашау мәсьәләсендә, – ди Сөембикә апа. – Мин үзем өстәл яныннан җиңелчә ашау белән кузгалам. Шулай ук гомерем буе гимнастика ясадым. Әле дә иртән йокыдан тору белән күнекмәләр ясыйм һәм салкын сулы сөлге белән сөртенәм. Тагын иң мөһиме – гайбәт сөйләнеп, кеше тикшереп йөрмәү, җан тынычлыгы. Менә шулар мине озын гомерле итте. Башкаларны да шушы киңәшләрне тотарга өндим”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG