Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда канун бозуда шикләнелгән түрәләр вазифадан китә


Рафик Мусин
Рафик Мусин

Республиканың берничә район хакимияте башы һәм парламент депутаты үз теләкләре белән урыннарыннан китте.

Иң беренче булып Иглин районы башы Рафик Мусин үз теләге белән вазифасыннан китте. Мусин бу урында 2010 елдан бирле утырды, аның вакыты 2016 елның көзендә генә чыга иде. Мусин тирәсендә җәнҗаллар күптәннән килә. 2014 елда тикшерү бүлеге аның эш бүлмәсендә тентүләр уздырып, ярты миллион сум акча тапкан иде. Хакимият башы үзе ул акчаларның кайдан килүен аңлата алмады. Рәсми булмаган чыганаклар моны Иглин районында җир белән әвеш-тәвеш итү сәбәпле дип аңлатты.

Эш шунда, 2012 елда ук районны Акбирде җирле биләмәсендә авыл хуҗалыгы җирен бакчачыларга сату очрагы ачылган иде. 12 сутый җир 200 мең сумга сатылган. Моның өчен Акбирде авыл шурасы башы Азамат Сатаевка җинаять эше ачылды. Әлеге акчаларның бер өлеше хакимият башы кесәсенә дә кергән, тикшерүчеләр тапкан ярты миллион сум акча да шул дип фаразлана. Иглин районында яшәүче билгеле фермер Хәсән Идиятуллин сүзләренә караганда, соңгы өч елда 1,5 миллиард сумлык 400 гектар җир сатылган.

Раэль Рәхмәтуллин
Раэль Рәхмәтуллин

Вазифасыннан киткән икенче башлык – Стәрлетамак районы хакимияте башы Раэль Рәхмәтуллин. Контроль-хисап пулаты узган ел ахырында Стәрлетамакта милек һәм җир операцияләрендә җитди канун бозулар булуын ачыклаган иде. Шулар арасында дәүләт милкен тиешле хактан азайтып арендага бирү, юл төзелешендә ялган килешүләр төзү, җир сатуда ялган аукционнар уздырып, аларда катнашырга аерым төркемнәргә генә мөмкинлек бирү һәм тагы шундый канун бозулар ачыкланган иде. Контроль-хисап пулаты казнага барлыгы 186 миллион сумлык зыян килүен ачыклаган иде. Раэль Рәхмәтуллинның рәсми вазифасыннан китү сәбәбе аталмый. Стәрлетамак шәһәрендәге бер төркем җәмәгатьчелек аңа җинаять эше ачылуын таләп итә.

Вадим Гатауллин
Вадим Гатауллин

Вазифасыннан киткән өченче кеше – Башкортстан дәүләт җыелышындагы иң бай депутат Вадим Гатауллин. Ул республикада кирпеч чыгаручы иң зур компания – “Башкортстан кирпече” башы. Кайбер бәйсез мәгълүмат чараларында аның Америка ватандашы булуы, Һолливудта йортлары турында язмалар булган иде. Вадим Гатауллин боларны кире какмый, гаиләсенең – хатыны һәм өч баласының Америкада яшәвен таныды. Ул интернетта үзенә каршы мәгълүмат сугышы баруы, бу һөҗүмнәрнең бизнесына зур зыян салуы сәбәпле, Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачевка мандатыннан баш тартуы турында гариза тапшырган иде. Ул гариза канәгатләндерелде.

Вадим Гатауллин үткән елда 225,9 миллион сум кереме белән җирле парламент депутатлары арасындагы иң бай депутат булып танылган иде. Ул коммунистлар фиркасе Башкортстан бүлекчәсенең төп иганәчесе булып торды, парламентка да алар аша сайланган иде. Парламентта аның урынын Харис Шагиев алды. Шагиев Мортаза Рәхимов заманында дүрт районда хакимият башы булып эшләгән кеше. Башкортстан прокурорының элекке беренче урынбасары улы Вадим Гатауллин интернеттагы язмаларны яла ягу дип белдергән иде. Эчке эшләр министрлыгы аны тикшереп, Вадим Гатауллинның канун бозмавын ачыклаган. Хәбәрдарлык чаралары аша яла ягу уңаеннан җинаять эше ачылган. Гаеплеләргә бер миллион сумга кадәр штраф яный.

XS
SM
MD
LG