Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар филармониясе Тукай рухына Коръән ашы уздырды


Татар филармониясе Тукай рухына багышлап Коръән ашы уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

24 апрельдә, җомгадан соң татар филармониясе Казанның Мәрҗәни мәчетендә Коръән ашы үткәрде. Мәҗлескә җыелган кунаклар Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арсланов һәм сугыш афәтләрен күргән мөэмин мөселманнар рухына дога кылып зекер әйтте.

Коръән аятьләре белән башланган кичәдә татарның билгеле сәнгать әһелләре, филармония ветераннары, журналистлар, Әлмиев, Арслановны шәхсән белгән дус-туганнары катнашты. Усман Әлмиевнең 100 еллыгына багышлап чыгарылган Габдулла Тукай шигырьләре җыйналган һәм Айрат Арсланов тавышы яздырылган дисклар бушка таратылды.

Оештыручылар сүзләренчә, бу шәхесләрне Коръән ашы белән искә алу кичәсе беренче тапкыр үткәрелгән. Ләкин, моңа кадәр аларның иҗатларына багышланган концертлар Татарстанның авыл-районнарында күрсәтелгән булган.

“Ветераннарыбыз бүгенге чарадан шатланып, сөенеп кайтып киттеләр. Әйтергә кирәк, мондый чаралар ешрак булсын иде. Чөнки, без үткәнебезне, киләчәгебезне барларга тиешбез. Бүгенге көндә бездә “Илһамият” клубы эшләп килә. Алар бик актив рәвештә эш алып баралар. Мәсәлән, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән девиз астында үзләренең концертларын төрле районнарда куялар. Бүген филармония ветераннары үзләренең барлыкларын һәм шушы җәмгыятьтә матур урын биләп торуларын безгә исбат иттеләр”, ди филармония мөдире Кадыйм Нуруллин.

Әлеге милли-дини кичәдә халык артистлары Эмил Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров, Гөлзада Сафиуллина Тукай шигырьләрен укыды, мөнәҗәтләр әйттеләр. Айрат аганың хәләл җефете Мәрьям ханым Арсланова, халык артисты Наҗия ханым Теркулова Усман ага һәм Айрат ага хакында истәлекләре белән уртаклашты. Мәҗлес Ходайга рәхмәт вә зекер әйтеп тәмамланды.

XS
SM
MD
LG