Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте Немцов исемен мәңгеләштерүдән баш тартты


Мәскәү үзәгендә Немцов атып үтерелгән күпер
Мәскәү үзәгендә Немцов атып үтерелгән күпер

Русия думасы депутаты Дмитрий Гудков Борис Немцов исемен мәңгеләштерү социаль киренкелекне киметер иде дип белдерә.

Мәскәү хакимияте Борис Немцов исемен мәңгеләштерүдән баш тартты. Русия думасы депутаты Дмитрий Гудков сәясәтче үтерелгән күперне аның исеме белән атау, урамнарның берсенә аның исемен бирү йә булмаса мемориаль такта кую тәкъдиме белән чыккан иде.

Мәскәү хакимиятләренең җавабында "күренекеле кешеләрнең исеменәре кимендә ун елдан соң гына мәңгеләштерелергә мөмкин" дип язылган. Бу хакта РБК хәбәр итә. Мэрия шулай ук мемориаль такта ике елдан соң гына куелырга мөмкин дип белдергән.

Гудков канунда ниндидер чикләүләр барлыгын белүен, әмма "кануннан тыш форс-мажор" булырга мөмкинлеген дә әйтә. Депутат шулай ук хакимиятләрнең оппозиционер исемен мәңгеләштерүе аңың тарафдарлары һәм каршылар арасындагы низагны булдырмас һәм социаль киеренкелекне дә киметер иде ди.

Борис Немцов 27 февральдә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде. Сәясәтче тарафдарлары ул урынга "Немцов күпере" дигән язу куйды.

XS
SM
MD
LG