Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада төзелеш тармагында җәнҗал куера


Җимерелгән "Моториннар йорты"
Җимерелгән "Моториннар йорты"

​Башкаладагы "Моториннар йорты" дип аталган бинаны җимерүдән соң җәмәгатьчелектә ризасызлык, мэр урынбасары Александр Филипповны коррупциядә гаеләү башланды.

Уфада XX гасыр башында салынган агач йортны сүттеләр. Ленин урамындагы 17нче санлы бу йорт 2012 елга кадәр архитектура һәйкәле булып санала иде. Ул бу исемлектән алынгач, җәмәгатьчелек бинаны кабат архитектура һәйкәле итү өчен көрәште.

Моториннар йорты җимерелүгә кадәр
Моториннар йорты җимерелүгә кадәр

Бу эш башында башында башкаладагы тарихи урыннарны саклау өчен оешкан “Архзащита” оешмасы торды. Аның рәисе Владимир Захаров сүзләренә караганда, хакимият башы Ирек Ялалов архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни мирасны саклау турында 2013 елда узган җәмәгатьчелек шурасы утырышында бинаның сакланачагын белдергән. Аны тышкы яктан төзекләндерү өлгесе дә эшләнә башланган булган.

“Без, бинаның сүтеләчәге мәгълүм булуга ук, Уфадагы “Архзащита” оешмасы вәкилләре белән аны саклауны оештырдык. 19 майда бинаны сүтә башлагач, юлларына каршы төштек. Мин экскаватор астына яттым. Безне бинаның алгы ягы калачак һәм төзекләндереләчәк дип ышандырдылар. Ләкин шул ук төнне ул бөтенләй җимерелгән булып чыкты. “Моториннар йорты” янәшәдә салынучы күпкатлы йорт төзелешенә комачаулаган. Аерым кешеләрнең матди мәнфәгатьләре архитектура һәйкәлләреннән мөһимрәк булып чыкты”, диде Владимир Захаров.

Александр Филиппов (с)
Александр Филиппов (с)

Бәйсез чыганаклар әлеге җәнҗаллар артында шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Александр Филиппов торуын атый. Аңа караганда, ШОС һәм БРИКС саммитлары сылтавы белән кыйммәтле җирләрне үзләштерү бара.

Александр Филиппов исеме соңгы ике елда еш телгә алына. Бәйсез чыганаклар кунакханәләр төзелешенә бүленгән җирләрнең канунны бозып аукционсыз сатылуын, җирләрнең берсенең Александр Филипповның сеңлесе Елена Горскаяга сатылуын искә төшерә. Шулай ук 2011 елда Салават Юлаев проспекты чатындагы 6,9 мең дүрткел метр җирне “Автореал” фирмасы аша 29 миллион сумга сатудан салымны яшерү искә төшерелә. Аңа караганда, иминлек хезмәте бу сату-алудан казнага 3,7 миллион сум акча яшереп калдырылганлыгын ачкан.

XS
SM
MD
LG