Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" Рушания Билгилдиеваны Татарстан президенты итеп тәкъдим итә


Рушания Билгилдиева
Рушания Билгилдиева

"Гадел Русия" фиркасе Рушания Билгилдиеваны расласа Татарстанда беренче тапкыр президентлыкка хатын-кыз тәкъдим ителәчәк.

"Гадел Русия" үзенең 5 июль үтәчәк корылтаенда Татарстанда президент урынына партия исеменнән республика бүлегенең җитәкчесе Рушания Билгилдиеваны тәкъдим итәр дип көтелә. Моны ул үзе дә "Коммерсант" белән әңгәмәдә раслады.

Белгечләр 13 сентябрь үтәчәк сайлауда Рөстәм Миңнехановның җиңәчәгенә шикләнмәсә дә, парламенттагы дүрт фирканең дә үз намзәтләрен чыгаруын югары бәяли, дип яза "Коммерсант".

Рушания Билгилдиевага 49 яшь, Казанда туган. 2006 елдан "Хатын-кызлар клубын", 2011 елдан "Русия бакчачыларының" Татарстан бүлеген, 2012 елның августыннан "Гадел Русиянең" республика бүлеген җитәкли. Иҗтимагый эшләрдән тыш "Пассаж" күчемсез милек агентлыгы мөдире булып тора.

XS
SM
MD
LG