Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватандашлык җәмгыятен үстерүчеләр бүләге – чираттагы имитация"


Искәндәр Ясавиев
Искәндәр Ясавиев

​Ватандашлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен булдырылган яңа дәүләт бүләгенә үз мөнәсәбәтен Азатлыкка “Киртәләрсез шәһәр” инициатив төркеме җитәкчесе, хокук яклау эше өчен зыян күргән, КФУдагы эшеннән китәргә мәҗбүр булган Искәндәр Ясәвиев белдерде.

Бу адым артында президент сайлау алдыннан демократ булып күренергә тырышумы, яки чыннан да республика җитәкчесенең иҗтимагый тармакны үстерү теләге торамы, ничек уйлыйсыз?

– Мондый демонстратив адымнар урынына хакимиятләргә, ватандашлык җәмгыяте белән чынлап эшли башларга киңәш итәр идем. Чынлыкта, бүгенге көндә, ватандашлар җәмгыяте кабул ителә торган карарларга бернинди тәэсир ясый алмый.

Премия булдыру, акчалата бүләк бирү, бу – үзенә күрә уен, ватандашлык җәмгыятенә игътибар күрсәткән булып күренү! Чынлыкта исә, вазгыять бик авыр.

Аерым кешеләр хакимият кабул итә торган карарларга берничек тә йогынты ясый алмый. Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирү – моның ачык мисалы.

Теләсә күпме премия, бәйгеләр оештырырга була, әмма хәзергә вазгыять шуннан гыйбарәт: кешеләр аста, хакимият өстә, алар арасында ниндидер бәйләнеш, бертигез дәрәҗәдә эш итү юк.

Премияне бирүче комиссиягә дәүләт оешмалары вәкилләре, хакимиятләр ярдәме белән эш итүче иҗтимагый оешма вәкилләре керә. Бу коммиссия, сез җитәкләгән “Киртәләрсез шәһәр” төркеменә бүләк бирә алыр идеме?

– “Киртәләрсез шәһәр” оешмасына мондый премия бирелмәячәгенә шигем юк, чөнки без уңайсыз, кыю сораулар куябыз. Хакимиятләргә якын, аларны тәнкыйтьләми торган оешмалар гына бүләкләнәчәк ахрысы. Кызганыч ки, без яңадан, ватандашлык җәмгыятенә игътибарның имитациясен генә күрәчәкбез.

XS
SM
MD
LG