Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һава көчләре министры: Русия иминлеккә төп куркыныч тудыручы


Дебора Джеймс
Дебора Джеймс

АКШ Хәрби һава көчләре министры Дебора Джеймс Вашингтонның НАТО әгъза-илләренә ярдәм итү өчен чаралар күрәчәген белдерде.

Русиянең гамәлләре АКШ һәм аның беректәшләре иминлегенә куркыныч тудыра, Вашингтон НАТО әгъза-илләренә ярдәм итү өчен чаралар күрәчәк, дип белдерде АКШ Хәрби һава көчләре министры Дебора Джеймс Reuters агентлыгына.

"Мин Русияне иң җитди куркыныч тудыручы", дип бәялим ди Джеймс. Аның сүзләренчә, АКШ Мәскәүнең хәвефле гамәлләренә җавап йөзеннән, Көнчыгыш Европадагы НАТО әгъза-илләренең һава киңлекләренә патрульлек итү өчен F-16 очкычларын җибәрә. Узган ел Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышында сепаратист көчләргә ярдәм итә башлагач патрульлек итү башланган иде инде.

АКШ министры бу фикерләрен Европадагы НАТО әгъза-илләрнең берничәсендә, шул исәптән, Польшада булгач белдерде.

XS
SM
MD
LG