Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социнвестбанк яшәү белән үлем арасында


"Социнвестбанк" бинасы
"Социнвестбанк" бинасы

Уфадагы Социнвестбанкка акча салучылар банкның ишек төбен таптый. Банкны вакытлы идарә төркеме тикшерә.

Төп офисы Уфада урнашкан бу банк 27 июль эшчәнлеген туктаткан иде. Аны техник сәбәпләрдән дип аңлаттылар. Банк җитәкчеләре аның өч көннән ачылачагын ышандырды. Аннан тагын өч һәм кабат өч көнгә суздылар. Социнвестбанк әле һаман да булса ачылмаган. Әлеге банк, башлыча, балалар фондларын, балалар йортларын, пенсионерларны хезмәтләндерә. Хезмәт хаклары белән бәйле оешмалар да акча ала алмый иза чигә.

Социнвестбанкның авырлыклары Русиядәге билгеле банкир Анотолий Мотылевның кредит алуыннан соң башланган. Банклар челтәренә ия булган Мотылев Социнвестбанктан зур күләмдә акча алган булган, күптән түгел аның Российский кредит, М-банк һәм Тульский промышленник банкларының лицензиясе алынган, ә Социнвестбанк шуларның берсенә күпмиллиардлы кредит биргән булган.

6 август банкротлык буенча канунга ярашлы, банкта вакытлыча идарә итү төркеме эшли башлады. Канун буенча, банк 14 көн эчендә операцияләр башкармаса, Үзәк банк аның лицензиясен алырга бурычлы. Банк канунны бозган, хәзер бары тик банкротлык кына игълан ителә ала. Шулай булуга карамастан, республикабанкны сакларга өмет итә. Башкортстан җитәкчелеге Үзәк банктан Социнвестбанкны тергезүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Әлеге вактытта вакытлыча идарәчеләр тикшерү үткәрә. Банкны саклап калу-калмау тикшерү нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Банкротлыкка төшкән очракта да, канунга ярашлы, акча салучыларның 1,4 миллион сумнары кире кайтарылырга тиеш. Бүгенге көндә банкның ишекләре ябык. Акча салучылар вакыт-вакыт килеп, ишекләрне тарткалап китә. Эчтән аларга җавап бирүче юк. Банкның затлы бинасы каршындагы мәйданда банкның билгесе – юлбарыс рәсеме төшерелгән байраклар җилферди.

10 август банк янында беренче тапкыр зыян күрүчеләр җыелган иде. Анда илледән артык кеше булды. Банк ишегенә 12 август урам җыены булачагы турында белдерү эленгән.

Белешмә. Социнвестбанк Башкортстанда 1987 елдан башлап эшли, СССРның Торак социаль банкы нигезендә төзелгән. Ул республикада Инвесткапиталбанктан кала икенче иң эре банк санала. Рәсми булмаган чыганаклар анда барлыгы 10 миллиард сум акча саклануын хәбәр итә. Социнвестбанкның төп офисы Уфада урнашкан. Барлыгы 126 бүлекчәсе бар, шуларның өчесе Мәскәү шәһәрендә.

XS
SM
MD
LG