Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Гвинея өстендә Индонезия очкычы югалды


Trigana Air һава юллары очкычы
Trigana Air һава юллары очкычы

Индонезиянең Trigana Air һава юллары очкычы белән элемтә өзелде. Анда 49 юлчы һәм 5 кешелек экипаж булган.

Якшәмбе көнне Яңа Гвинеяда Trigana Air һава юллары очкычы югалды. Индонезия ширкәтенең ATR 42 очкычында 54 кеше булган. Очкыч Джаяпура шәһәреннән Яңа Гвинеяның Индонезия өлеше булган Оксибил шәһәренә юл тоткан булган.

Индонезиянең һава хәрәкәте идарәсе очкыч һәлакәте турында хәбәр итмәде. "Рейтер" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, очкыч 27 еллык булган. Trigana Air ширкәте иминлек шартлары үтәлмәү сәбәпле Европа Берлегенең "кара исемлегенә" кертелгән.

Соңгы бер елда Индонезиядә ике зур һава һәлакәте булды. Узган елның декабрендә AirAsia ширкәтенең Airbus A320 казасында барлык юлчылар һәлак булды. Был июль аенда илнең төньягында транспорт очкычы һәлакәтеннән соң президент очкычларны яңартырга сүз биргән иде.

XS
SM
MD
LG