Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Татарстандагы бер банк хезмәткәрләрен алдан тавыш бирергә мәҗбүр иткәннәр. Вакытыннан алда тавыш бирү урыннарында хәрәмләшү мөмкинлеге күбрәк. Алар күзәтелми дә, тикшерелми дә.

Узган елгы сайлауда Татарстанда алдан тавыш бирүчеләрнең саны 12 проценттан артты. Бу Русия субъектлары арасында иң зур сан иде. Бу көннәрдә дә Татарстанда алдан тавыш бирү бара.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова алдан тавыш бирүнең 2-12 сентябрьдә узуын әйтте. Бу 13 сентябрь сайлауга килә алмаучыларга кагыла. Алдан тавыш бирүчеләр паспорт һәм сайлау көнендә килә алмау сәбәбе язылган гариза белән тавыш бирү урыннарына бара ала.

Алдан тавыш бирү юлы белән сайлауда хәрәмләшүләр ясалуы турында узган ел Татарстанда парламент сайлавы вакытында шактый әйтелде. Чаллыда алдан тавыш бирергә килүчеләрнең кайберләре сайлауга бармаган очракта эштән алыну куркынычы аркасында килүен таныды.

Татьяна Гурьева

Татьяна Гурьева

"Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы комитеты беренче секретаре Татьяна Гурьева киләсе сайлауларда алдан тавыш бирүләргә каршы көрәшәчәге, ахыр чиктә бойкотлау чарасын куллану мөмкинлеге хакында белдергән иде.

“Чаллыда алдан тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 21 проценты чамасы тавыш бирде дип санала. Чынбарлыкта мондыйларның саны шактый күп. Бу хакта әйтмиләр. Алар үзләре бу саннардан куркып калдылар, аны халыкка җиткерүдән уңайсызландылар булса кирәк. Алдан тавыш бирелгән бюллетеннәр сайлау көнне урналарга ташланды.

Безнең комисиянең берничә әгъзасы алдан тавыш бирү бюллетеньнәренең беркадәр өлешен тикшерде һәм аларның барысында да “Бердәм Русия” өчен тамга куелган булуы ачыкланды. Тавыш бирүдә ширкәтләр эшчеләре хезмәткәрләре дә, бюджетта эшләүчеләр дә катнашты. Сөйләшергә туры килгән кешеләрнең барчасы безнең өчен, коммунистларга тавыш бирүләрен әйттеләр. Алдан тавыш бирелгән бюллетеньнәрдә башка фиркаләр өчен тамга куелмаган иде. Шул алдан тавыш бирү юлы белән сайлауда тулысынча фальсификация ясалды”, диде ул.

Миңнеханов хәрәмләшүләрсез дә күп тавыш җыячак

Быел да Татарстандагы “Ак Барс” банкы хезмәткәрләренә алдан тавыш бирергә кушылган дигән мәгълүмат бар. "Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов президент сайлауда да алдан тавыш бирүчеләр саны шул 12 процент тирәсе сакланачак дип саный.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

“Татарстан президенты идарәсе моны тулы ышаныч булсын өчен эшләячәк. Әгәр 3-4 процент кына булса да, бернинди куркыныч юк, чөнки җәмгыять Рөстәм Миңнехановны яклый. Аннан барысы да риза. Хәтта Татарстан митрополиты Феофан да Мәскәүдә чыгыш ясап аны тулысынча яклавын белдерде.

Түрәләргә бит һәрвакыт ниндидер дошманнар бар кебек тоела, шуңа алар инде алдан тавыш бирүне кулланачак. Халыкка алар ышанмый. Технологиягә күбрәк өметләнә. Аеруча да "Яшь Гвардия" белән булган хәлдән соң ниндидер шикләр туды. Хәтта Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Без кара пиарны көттек, әмма "Бердәм Русия"гә дустанә булган оешма моны эшләр дип һич кенә дә башыбызга китермәдек" диде.

Мәскәүдәге "Яшь Гвардия" җитәкчелеге Миңнехановка каршы. Алар Татарстанны коррупциядә гаепли. Шуңа күрә алар ниндидер көндәшлек, дошманнар бар дип куркачаклар. "Яшь Гвардия"не яклаучылар шактый мәртәбәле оешмалар: Русия тикшерү комитеты, Путин идарәсе... Димәк Путин идарәсендә Миңнехановны китереп терәү өчен ниндидер төркем эшли булып чыга. Бәлкем кемдер үзе бу вазифага кызыгадыр.

Бу урынга Русиянең элекке эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевне кую планы бар иде. Бәлки ул план хәзер дә бардыр, әмма Нургалиев бит ул православ. Православ татарның мөселман Татарстан белән идарә итә алуы әлбәттә сораулар тудыра.

Аннары Татарстан президенты узган елгы парламент сайлавындагы "Бердәм Русия" фиркасеннән күбрәк тавыш җыярга тиеш. Бу президентның "Бердәм Русия" белән чагыштырганда популяррак булуын күрсәтү өчен кирәк. Әлеге хәл президент институтын саклап калу өчен бик мөһим”, диде ул.

Алдан тавыш бирү тәртибе узган ел кайтарылды

Алдан сайлау системына килгәндә, 1999 елга кадәр теләгән һәркем билгеләнгән көннән 15 көн алдан барып сайлап кайта ала торган булган. 2002 елдан халык бары тик җирле муниципаль сайлауларда гына алдан тавыш бирә алган.

Алдан тавыш бирү мөмкинлеген бирүче канун Русиядә сайлауларда хәрәмләшүләр сәбәпле 2010 елда бөтенләй гамәлдән чыгарылган иде.

2014 елның апрель аенда Русиянең Конституция мәхкәмәсе 2010 елда кабул ителгән канунны гамәлдән чыгарып алдан тавыш бирү тәртибен кире кайтарды. Сайлау кануннары белгече Андрей Бузин алдан тавыш бирүнең хикмәтләрен аңлатты.

13 сентябрь көнендә Татарстан халкы муниципаль хакимияткә 7700дән артык депутат һәм президентны сайлаячак. Депутатлыкка 9 меңнән артык намзәт дәгъва итә. Президент урыны өчен дүрт кеше көрәшә – президент Рөстәм Миңнеханов, Русия коммунистларының Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов, "Гадел Русия" фиркасенең республика бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева һәм Либерал-демократларның Татарстан бүлеге координаторы урынбасары Руслан Йосыпов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG