Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элла Памфилова Алабугада алдан тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булуын әйтте


Киңәш ителгән намзәтнең исеме төсле маркер белән билгеләнгән кәгазьләр таратылган, ди Памфилова.

Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы Элла Памфилова сайлау алды кампания барышындагы хәрәмләшүләрне атаганда Татарстанны да искә алды. "БИЗНЕС Online" язуынча, ул Русия үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстанның Алабуга шәһәр шурасының өченче чакырылышына кайсы намзәт өчен тавыш бирү кирәклеге турында киңәшләр бирелүен белдерде. Аның сүзләренчә, бу алдан тавыш бирергә килүчеләргә кулланыла.

"Тавыш бирү өчен киңәш ителгән намзәт исеме төсле маркер белән билгеләнгән кәгазьләр таратканнар", диде Памфилова.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин аларга андый шикаятьләрнең килмәвен әйтте.

"Без моны урынга барып һичшиксез тикшерәчәкбез", диде ул.

Узган ел сайлау вакытында Татарстанда алдан тавыш бирүдә 12%тан артык халык катнашкан иде. Бу Русиянең башка субъектлары белән чагыштырганда иң зур сан булды.

XS
SM
MD
LG