Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бал кортлары саны белән Башкортстанны узган


Татарстан бал кортлары гаиләләре саны ягыннан беренче тапкыр Башкортстанны уздырган
Татарстан бал кортлары гаиләләре саны ягыннан беренче тапкыр Башкортстанны уздырган

Рязань өлкәсендә умартачылыкка багышланган бөтенрусия киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә бал кортлары гаиләләренең саны артуы буенча Татарстан Русиядә беренче урынга чыккан дип хәбәр ителде. Хәзер республикада 250 мең бал корты гаиләсе исәпләнә. Икенче урында – Башкортстан.

Быел Татарстанда барлыгы 6 мең тонна бал җитештерелгәне мәгълүм. Шулай ук, республика селекционерлары бал кортларының яңа сортын чыгару белән мәшгуль: аңа "Татарстан" исеме биреләчәк.

Селекция эше һәм умартачылык продукциясен җитештерү буенча беренчелек һаман Башкортстанда. Татарстан – икенче.

XS
SM
MD
LG