Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тораксыз калучылар пикет үткәрде


Анатолий Нарбеков пикетта
Анатолий Нарбеков пикетта

22 сентябрь Уфада фатир алганда алданучы ике кеше ялгыз пикет уздырды.

Уфада берьюлы ике ялгыз пикет үтте. Беренчесен Стәрлетамакта яшәүче Гүзәл Юлбарисова уздырды. Ул: “Безгә торак урынына һава саттылар. Кем җавап бирә? “ дип язылган шигар күтәреп республика йорты каршында басып торды. Азатлыкка каршылык чарасына чыгу сәбәпләре турында шуларны сөйләде:

“Мин 2012 елда дүрт бүлмәле фатирымны 2 миллион 200 мең сумга сатып, бер бүлмәле ике фатир алырга булдым. Акчаларны “Баштөзелеш” оешмасы хисабына салдым. Йорт төзеләчәк урында нигез эшләнә башлаган, ул урыннан узган коммуникация чыбыклары күчерелгән иде. Төзелеш, шулай ничек башланган, шул килеш катып калды. Минем кебек фатирсыз калучылар тагын 150 кеше. Без агымдагы елның мартында һәм апрелендә ачлык чаралары да уздырдык, ләкин нәтиҗәсе булмады. Дөрес, “Стройтөзелеш” фирмасы җитәчесе Радик Кайгуловны тикшерү изоляторына утырттылар. Ул әлеге вакытта шунда тотыла.

Гүзәл Юлбарисова
Гүзәл Юлбарисова

Безгә шәхси йорт төзү өчен җир бирергә ышандыралар, ләкин ул җир һич кенә дә 2 миллион 200 мең сумлык булмаячак. Минем каршылык чараларында Башкортстан телевидениесенә әңгәмәләр дә биргәнем булды, ләкин аларны кисеп, мине күрсәтмәделәр. Без Русия президентына да. Башкортстан җитәкчесенә дә мөрәҗәгатьләр җибәрдек, ләкин файдасы юк. 28 сентябрь Стәрлетамакта кабат ачлык чарасы игълан итәргә җыенабыз”.

Икенче ялгыз пикетчы – Салават шәһәрендә яшәүче Анатолий Нарбеков. Ул кулына “Прокурор Назаров! Безнең фатирларны Мукминов түгел, ә сезнең урынбасарыгыз Зөбәеров тартып алды!” дигән шигар күтәреп торды. Каршылык чарасын прокуратура бинасы янында уздырды. Анатолий Нарбеков Азатлыкка:

“Мин Салават шәһәренә 2011 елда күчеп килеп, шәһәрнең Бекет урамында төзелә башлаган йорттан фатир алу өчен акчаларымны салдым. Шәһәр хакимияте эшне сузуда гаепләп, төзелеш компаниясе җитәкчесенә җинаять эше ачтырды. Ләкин сәбәп, аңлавымча, анда түгел. Мин төзелеш компаниясе башы Айрат Мукминовка карата уздырылган мәхкәмәдә катнаштым. Анда эшкуар төзи башлаган бина нигезен хакимият тартып алуын һәм арзанрак хакка башка фирмага сатуын, халыкка кайтарасы акчаларны бирмәвен белдерде. Эш шунда – Салават хакимияте башы урынбасары Данир Зөбәеров һәм Башкортстан прокуроры урынбасары Руслан Зөбәеровлар – туганнар. Мин Айрат Мукминовның гаепсезлеген белдергәч, машинама аттылар, үземне тукмадылар. Инде гаделлек эзләп Уфага килергә булдым”, дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG