Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:35

ГУЛАГ тарихына багышланган "Пермь-36" исемле Русиядәге бердәнбер музейда эксурсияләрнең эчтәлеге үзгәрде. Сәяси тоткыннар утырган камераларга кертмиләр.

Сталин чорында тормышның ямьле булганын күрсәтү Русиядә виртуаль дөньяда гына түгел, чынбарлыкта да дәүләт сәясәтенә әйләнде. Интернетта "37не искә алырга ярдәм итик" дигән кампания бара. 1995 елда Пермьдагы элекке лагерь нигезендә ачылган "Пермь-36" исемле ГУЛАГ музеенда да үзгәрешләр бар.

Узган елга кадәр музейны шундый ук исемдәге хөкүмәттән бәйсез оешма эшләтә иде. 2014 елда Пермь крае мәдәният министрлыгы музейны үз контроленә алды. Музейны чит илләрдән акча алып ятуда гаепләп "чит ил агенты" итеп теркәү турында сүз чыкты. Җитәкчесе Татьяна Курсина "агент" итеп теркәлүдән баш тарткач, 400 мең сум штрафка тартылды.

Август аенда Русия премьер-министры Дмитрий Медведев "Сәяси репрессияләр корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү турында дәүләт концепциясен" имзалады. Аны президент каршындагы кеше хокуклары шурасы дүрт ел язган. Концепциядә каралган эшләрнең беренчесе –һәйкәл. Мәскәүдә 2016 елда ГУЛАГ корбаннарына багышланган "Матәм дивары" куелачак. Биеклеге алты, озынлыгы 35 метрлык һәйкәл академик Сахаров проспекты белән Бакча боҗрасы (Садовое) чатында куелачак.

Яңа һәйкәлләр кую шаукымы бөтен ил буйлап җәелгәндә, чын тарихны яшерү сәясәте дә дәвам итә. Август ахырында "Пермь-36" музеенда Русия һәм Германия музейларында һәм архивларында тоталитаризм турында нинди мәгълүматлар сакланганын өйрәнгән яшьләр булып киткән. Бу сәфәрне аларга "Петербур диалогы" исемле форум һәм Германиянең Фридрих Эберт исемле фонды оештырырга ярдәм иткән. Кайткач Ab Imperio исемле халыкара фәнни журналда менә мондый мәкалә чыкты.

"Күргәзмәдә сәяси репрессияләр корбаннары музеена килешмәгән әйберләр бар иде. Музей турында сөйләгәндә, төп басым золым корбаннарына түгел, ә җәза органнары эшенең нәтиҗәле булуына ясалды. ГУЛАГның сәнәгатьне үстерү һәм фашизмны җиңүдәге уңай роле турында сөйләнде. "ГУЛАГ" сүзе экскурсиядә телгә алынмады диярлек. Илдә ул елларда террор барганын тегендә-монда очраган аерым дәлилләрдән генә күреп була. Экскурсия уздыручылар сөйләвендә фактлар белән уйдырма үрелеп барды. Болар барысы да террорны искә алу урынының җитди түгеллеген күрсәтергә тырышу кебек булды", дип язылган бу мәкаләдә.

Шул ук төркемдә Югары икътисад мәктәбенең коммуникация, медиа һәм дизайн факультеты мөгаллиме Егор Исаев та булган.

"2014 елның декабреннән бирле (Исаев музейда булган – ред.) тугыз ай эчендә яңа күргәзмәләр ачылган, кайберләре ябылган. Мисал өчен, сәяси тоткыннар утырган "спецлагерь"га безне кертмәделәр. "Аяусыз хезмәт" күргәзмәсе ачылган. Бөтен лагерь "Родина зовет!", "Спасибо деду за победу!" кебек язулар белән тулган. Санитар бүлеккә багышланган күргәзмә ачылган. Каяндыр шкафлар китерелгән, өстәлләргә ак җәймәләр җәелгән. Болар берсе дә ул заманнарда монда булган әйберләр түгел, бу урынның рухы югалган. Әмма иң куркынычы – шул "Аяусыз хезмәт" исемле күргәзмә. Көчләп эшләтүгә дан җырлау. Фотоларда каракүл шапка кигән хатын-кызлар, ирләр балык тота. Бу лагерьларга бер катнашы булмаган мәгълүмат, Советлар берлеге тарихының бөтенләй башка сәхифәсе. Анда килүчеләрнең игътибарын башка юнәлешкә җибәрү теләге күзәтелә", диде Азатлыкның рус редакциясенә Егор Исаев.

Пермь-36 музеена барганда

Пермь-36 музеена барганда

"Пермь-36" музеенда экскурсияләрне алып баручылар арасында тарихчылар юк. Элек тоткыннар авыр шартларда яшәгән, дип сөйләгән булсалар, соңгы араларда "тоткыннар үзләре гаепле булган" дигән мәгълүматләр чыга.

Музейда җәй көне элекке тоткын Виктор Пестов булып киткән. Пермьдәге иҗтимагый оешмалар тырышлыгы белән узган "Пилорама" фестивале вакытында халыкка тарихи чынбарлык һәм хәзерге сәясәткә багышланган чаралар узган иде. Шул фестивальгә Екатеринбурдан килгән Пестов "Пермь-36" музеена барып андагы хаталар турында әйткән иде.

"Идәндә итекләр тора. Баракларда өр-яңа йон юрганнар. Җылы, рәхәт өйне хәтерләтә башлаган. Дөрес түгел бит бу, коточкыч", диде Пестов.

Сәяси диссидент Владимир Буковский, хокук яклаучы Сергей Ковалев, украин шагыйре Василь Стус тотылган камераларга кертмиләр, димәк, экскурсия вакытында сәяси тоткыннар темасы бөтенләй күтәрелми. Сөйләүче бары тик "сәяси тоткыннар үз характерларын күрсәтер өчен һәм юктан бар ясар өчен кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрә иде", ди.

"Пермь-36" музее язмышына, тарихи чынбарлыкны оныттыру тырышлыгына өстәп, җирле түрәләрнең акчага туя алмавы да йогынты ясый. 2012 елда музейга елына бюджеттан 400 миллион сум бүленәчәк, диелгән булган. Музейга "виртуаль башлык" ясап биргәннәр. Аны башына кигән кеше элекке тоткын белән бер карцерда "утыра", камера буйлап "йөри". Мондый проектка күп акча тотылган. Музей җитәкчелеге аның кирәклеген генә аңламый. Чын карцерны, ул чактагы чын шартларны күрү белән "виртуаль башлыкны" чагыштырып булмый, ди алар.

Быел "Пермь-36" музеенда Азатлыкның рус редакциясе журналистлары булып кайтты.

XS
SM
MD
LG