Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмашу нигезендә Төркиядә белем алучы студентлар Русиягә кайтарыла


Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов
Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов

Элегрәк төрек оешмалары белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүче 44 Русия югары уку йортының күпчелеге элемтәләрне беряклы өзүен белдергәннәр иде.

Төркиядә академик алмашу програмы нигезендә белем алучы Русия студентлары якын арада илгә кайтарылачак. Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәгенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. Элегрәк сишәмбе көнне министрлыкта төрек оешмалары белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүче 44 Русия югары уку йортының күпчелеге элемтәләрне беряклы өзүен белдергәннәр иде.

Шулай ук сишәмбе көнне Мәскәүдәге Русия-Төркия фәнни үзәге ябылуы билгеле булды.

Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов югары уку йортлары Төркия белән хезмәттәшлекне туктатып тору һәм студентлар белән укытучыларның планлаштырылган сәфәрләреннән баш тарту боерыгын алганын әйтте. Русиядә белем алучы төрек студентларына карата, чикләүләр кертелми.

XS
SM
MD
LG