Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менделеев төбәгендә дә дуңгыз үрчетмәкчеләр


Менделеев мулласы шәһәргә якында дуңгыз абзары ачылуга каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00

Татарстанның яңадан-яңа төбәкләрендә дуңгыз үрчетә башлау турында хәбәрләр таралып тора. Шушы көннәрдә Менделеев районы Тихоново авылында да күпләп дуңгыз үрчетү нияте белән йөрүчеләр барлыгы мәгълүм булды.

Район атаклы химик Менделеев исемен йөртә. Шуңадырмы, кайберәүләр районны урыс тормыш-көнкүрешле диебрәк күз алдына китерә. Менделеев районын Алабуга районыннан бүлеп алып оештыралар. Монда мәчетле унбер авыл, әле мәчетсез булган татар авыллары да шактый. Районда дуңгыз үрчетә башлау турындагы сүзләр никадәр дөреслеккә туры килә? Шушы һәм башка сораулар белән без Менделеев шәһәре имам-хатыйбы, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриевка мөрәҗәгать иттек.

– Ирек хәзрәт, Менделеев шәһәре беркадәр үзенчәлекле. Биредә төрмәләр дә, колония-поселение дә, химия ширкәтләре дә бар. Татарлар, урыслар, әрмәннәр һәм башка милләт вәкилләре яши. Район үзәге булган шәһәрдәге дини тормыш ниндирәк дәрәҗәдә?

Кала урамы
Кала урамы

– Аллага шөкер, Менделеев каласы зур адымнар белән яңарыш юлында. Без мөселманнар белән тагын да Аллаһка якын булу өчен чаралар уздырып торабыз. Әлеге чаралар район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев белән берлектә үткәрелә. Инде Менделеевта икенче мәчет төзи башлауга әзерлекләр бара. Ярдәм кулы сузганы өчен аңа Аллаһы тәгалә рәхмәтләрен яудырсын. Узган атнада гына әниләр өчен бәйрәмнәр ясадык. Алдагы атнада инвалидлар декадасы башлана. Монда инде инвалидларны чакырып аш мәҗлесләре үткәрергә уйлыйбыз. Авылларыбыздагы халыкка да дини сабаклар, дәресләр бирү өстендә эш алып барабыз. Ислам нигезләрен өйрәнергә теләк белдерүчеләр бар. Дини яктан алганда Менделеев төбәгенең күп районнарны куасы бар әле. Менә мин Мамадышны узып китүне максат иттем.

– Менделеев каласы төрмәләрендә шактый гына мөселманнар да утыра. Аларга игътибар биреләме?

​– Аларга да игътибар бар. Ураза гаете, Корбан бәйрәме булсын, тоткындагы мөселманнарга бәйрәм ясарга, Корбан ашы белән ризыкландырырга омтылабыз. Мин үзем дә мәхбүсләр янына кереп әңгәмәләр корырга, вәгазьләр укырга тырышам. Янәшәдә генә колония-поселение дә бар. Дин белән бергә аяк атлаган вакытта ике дөньяның бәхет-сәгадәтләренә ирешү юлында сораулар да туа. Бер әңгәмәдән соң бер яшь егет: “Хәзрәт, сез сөйләгәннәрдән соң минем күзләрем ачылды, дөньяны башкача күрә, аңлый башладым”, диде. Бездәге төрмәдә мәчет бар. Аның имамы һәм мөфтият тарафыннан расланган дәреслекләр дә бар. Бүгенге көндә биредә шартлар тудырылган.

– Ирек хәзрәт, Татарстан төбәкләрендә дуңгызчылыкны кабат торгызу буенча ниндидер хәрәкәтләр башланды. Бу уңайдан Калмаш авылында каршылык чаралары да уза. Шушы вазгыятьтә Менделеев районының Тихоново авылында да дуңгыз абзары төзергә җыеналар икән дигән сүзләр таралды. Сез үзегез, район халкы мондый сүзләрне ничек кабул итте?

Менделеев мәчете
Менделеев мәчете

– Матбугат чараларында Татарстанда дуңгыз абзарлары төзергә теләүләре турында хәбәрләр чыккач үзем дә, халык та моны зур ризасызлык белән кабул итте. “Безнең районда да дуңгыз үрчетү башлана икән”, дигән хәбәр таралгач, халык борчылып миңа килде. Мин шушы көннәрдә генә бездә дуңгыз фермалары төзүгә халыкның каршы булуы турында хакимият җитәкчеләренә җиткердем. Аллаһ рәхмәте белән алар әлеге сүзләргә игътибар итеп, якын арада аны өйрәнеп хәл итәргә сүз бирделәр. Шуннан соң инде без дә шушы җирлектә дуңгыз фермалары булмас дип ниятләп торабыз.

Әйе, совет чорында биредә җәнлек үрчетү, үстерү белән бергә зур гына дуңгыз комплексы да булган. Совет системы белән алар да таралып беткән. Менә хәзер бер шәхси эшмәкәр биредә җирләр сатып алган һәм кабаттан дуңгыз комплексын торгызырга маташа. Әйткәнемчә, хакимият вәкилләре безнең сүзгә колак салды, аңлап кабул итте кебек. Бу эшнең ахыры хәерле булыр дигән теләктә торабыз.

Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев белән булган шушы әңгәмәдән соң Тихоново авылына шалтыратып монда дуңгыз абзарлары төзүгә мөнәсәбәтләрне дә ачыкламакчы идек. Кемнәрдер телефоннарын алмады, кемнәрдер авылда дуңгыз үрчетү-үрчетмәү хакында хәбәрдар булмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG