Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул шартлавыннан соң Анталиядә Русия ватандашлары тоткарланды


Истанбулдың тарихи мәйданында шартлау иртәнге 10.20дә булды
Истанбулдың тарихи мәйданында шартлау иртәнге 10.20дә булды

Төркиянең Доган хәбәр агентлыгы Анталиядә чыгышы белән Русиядән булган өч кешенең тоткарлануын белдерде.

Төркия полициясе мәгълүматларына караганда, 12 гыйнвар Истанбулның Солтан Әхмәт мәйданында булган шартлаудан соң илнең төрле шәһәрләрендә узган террорга каршы чаралар нәтиҗәсендә кулга алулар булган.

Анталиядә "Ислам дәүләте" террор оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда шикләнелгән өч Русия ватандашы тоткарланды, дип хәбәр итә Доган хәбәр агентлыгы. Антальядәге Русия консуллыгы бу хәбәрне раслады. Шулай ук Коньяда алты, Измирдә дүрт кеше тоткарланган. Аларның өйләрендә тентүләр булган, документлар, компьютер һәм электрон әсбаплары кулга алынган. Доган агентлыгы хәбәр итүенчә, полиция бу кешеләрне "террор оешмасына ярдәм итүдә" шикләнә.

Сишәмбе иртән Истанбулда Солтан Әхмәт мәйданында интихар һөҗүме булды. Бомбаны 27 яшьлек Сүрия ватандашы шартлаткан, дип хәбәр ителде. Һәлак булган 10 кешенең тугызы Германия ватандашлары. Яраланган 15 кешенең икесенең хәле бик авыр. Яраланганнар арасында шулай ук Германия һәм Норвегия ватандашлары бар.

XS
SM
MD
LG