Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең ČSA ширкәте апрельдә Уфага оча башлый


CSAның Airbus 319 очкычы
CSAның Airbus 319 очкычы

Апрель аеннан Чех һава юллары ширкәте (ČSA) Уфага очышларын яңарта.

Апрель аеннан Чех һава юллары ширкәте (ČSA) Уфага очышларын яңарта. Airbus A319 Прагадан Уфага атнасына ике тапкыр килеп китәчәк.

ČSA Башкортстан башкаласына 2012 елдан бирле оча. Ике ел атнасына өч тапкыр очканнан соң, 2014 елда ике генә рейс калды. Узган ел атнасына бер генә очыш калдырылды, кыш айларына туктатылды.

Узган елның октябрендә Прагада узган матбугат очрашуында Чех һава юллары ширкәте 2016 елның апреленнән Казанга да туры очышлар башларга җыенуын белдергән иде. Әмма ширкәтнең резервация системасында Татарстан башкаласы әлегә күренми.

Европага Казаннан туры Finnair белән Һелсинки аша, һәм Төрек һава юллары белән Истанбул аша очып була.

XS
SM
MD
LG