Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимияттән "15 градус суык булганны көтегез" дигән җавап алдым"


Ябык юл
Ябык юл

Киров өлкәсе Малмыж районында Нократ елгасы аша күпер салуга хакимият акча таба алмый. Әлеге йөзмә (понтон) күпер төзегән хосуси ширкәт елдан-ел күпер өчен бәяне арттыру сәбәпле, пенсионерлар районга бара алмый.

Сhange.org сәхифәсендә Киров өлкәсе Малмыж районында Нократ (Вятка) елгасы аша күпер салуны сорап язган петициягә имза җыю бара. Әлеге күпер Казан-Пермь федераль юлына караса да, хакимият инде ничәмә-ничә еллар аның өчен акча таба алмый. Малмыж районының хакимият башлыгы урынбасары Василий Мерзляков 7x7 журналына әйтүенчә, бу күпер федераль юлга керү сәбәпле, район түгел, ә өлкә карамагында. Алар хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәннәр, әмма аннан 2020 елга кадәр Нократ аша күпер салу планы юк дигән җавап килгән.

Хакимият акча таба алмаганда, бу эшкә Түбән Новгородның Технополис дигән бер хосуси ширкәте алынган. Алар 2014 елда понтон күпер төзегәннәр дә башта һәр машинадан 200 сум, аннары 300 сум җыя башлаганнар. Петицияне башлап җибәргән Малмыжда яшәүче Василә Габделхакова Азатлыкка әйтүенчә, бу яздан инде 500 сум җыймакчылар.

Василә Габделхакова
Василә Габделхакова

"Бу елга Малмыжны сул һәм уң ярга бүлеп тора. Сул яктагы Актүбә, Никольское һәм тагын берничә авылда нигездә өлкәннәр генә яши. Анда бер ел элек кибет ябылды. Күпер булмагач, авылга азык-төлек, дарулар алып кайтырга мөмкинлек тә юк.

Хастаханәдә ике-өч кенә ятак калды. Мәктәп тә сигезъеллыкка әйләнде.

Ә район уң якта урнашкан һәм бөтен кирәк-ярак өчен шунда, ягъни күпер аша уң якка йөрергә кирәк. Шушы ук юлны Татарстан, Удмуртия кешеләре дә куллана. Студентлар да аннан йөри.

2010 елда күпер ясыйбыз дигән сүз чыкты. Дүрт ел сүздә генә булды бу. Хакимият берни эшләмәде. Башта паром йөрде, кыш көнне боздан чыга идек. Аннары, ниһаять, 2014 елда хосуси ширкәт йөзмә күпер булдырды. Халык аны зарыгып көтте. Бәлкем аннан соң юлларны да рәтләрләр дип уйладылар. Әмма юллар шул килеш калды.

Телевидениедә туры эфир вакытында ел саен Русия президенты Владимир Путинга электрон рәвештә бу күпер турында сорау җибәрәм. Башта күпер булдырыгыз дип яздым. Игътибар булмады. 2014 елда, ниһаять, күпер төзелде, әмма ул күпер аша машина белән чыгу бик кыйммәт. Шуңа бәясен киметез әле дип сорап яздым.

Нократ елгасы аша түләүле күпер
Нократ елгасы аша түләүле күпер

​Безнең район җитәкчелеге дә әлеге күперне төзүчеләргә пенсионер, күпбалалы гаиләләргә нинди дә булса ташлама булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бер-ике ай ташлама булды. Аннары күперне төзегән ширкәт чыгымнарын санаганнар да, ташламаларны бетергәннәр.​

Быел Киров губернаторы Никита Белыхка да яздым, чөнки кыш соң килде һәм боз аша чыгып булмады. “15 градус суык булганны көтегез, аннары боз аша чыгып булачак” дигән җавап җибәргәннәр. Бу бит инде көлке. Җавапсыз калмас өчен генә җибәрелгән “отписка”, диде Василә ханым.

Свердлау өлкәсендәге Тугулым районының Утрау авылы халкы, хакимиятләрдән ярдәм булмаганга, узган көздә үзләре күпер төзеп олы дөнья белән бәйләнеш урнаштырган иде.

Утрау авылы халкы күперне үз көче белән төзергә мәҗбүр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

Василә Габделхакова әйтүенчә, Малмыждагы елганың сул ягында яшәүче пенсионерларның андый мөмкинлекләре юк.

XS
SM
MD
LG