Петербурда Мәскәү проспектында иске тулай торак йорты мәчет итеп үзгәртелгән. Ул 700 квадрат метрны тәшкил итә. Беренче катта тәхәрәт бүлмәләре, икенче катта намаз уку бүлмәсе булачак.
Беренче намаз җомга көнне – 29 гыйнварда укылачак.
Хәзер Петербурда ике мәчет эшләп килә һәм ул бөтен мөселманнарны сыйдыра алмый.