Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Татарстандагы оппозиция "Бердәм Русия"дән берничә урынны тартып алмакчы


15 февраль Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасеннән Русия Думасына намзәтләр күрсәтү башлана. Фирка күләмле праймериз, беренчел тавыш бирү оештыра һәм хәзердән үк бар урыннарны алырга җыенуын белдерә. Татарстандагы оппозиция вәкилләре үз чиратында бер-ике урынны булса да тартып алырга өметләнә.

15 февральдә "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлегендә Русия Думасында республиканы вәкиллек итәргә һәм шуның өчен фирканең сайлауалды тавыш бирүдә катнашырга теләгән намзәтләрдән гаризалар кабул итү башлана.

9 февраль көнне сәяси шура утырышында "Бердәм Русия" фиркасе үзенең сайлауда катнашырга җыенуын рәсми төстә белдергән иде. Әмма әлегә нинди шәхесләрнең баруы билгеле түгел, бары тик төбәк җитәкчеләренең исемлеккә кертелмәячәге әйтелде. Үткән атнада ""Бердәм Русия"дән депутатлыкка яңадан барырга телим" дип Чаллыда Әлфия Когогина матбугат очрашуын оештырган иде. Башка сәясәтчеләр әлегә фикерен белдермәде. Намзәтләрне күрсәтү чарасы башлангач, сәяси җәмәгатьчелекне кызыксындыра торган намзәтләр исемлеге мәсьәләсендә бераз ачыклык керә башларга мөмкин.

Үткән сайлауда Русия Думасына Татарстаннан фирка исемлеге белән 15 депутат сайланган иде. Бу елдан Татарстанда тавыш бирү исемлек һәм бер мандатлы бүлгеләрдә, ягъни катнаш система белән үткәрелә. Татарстан быелдан 5 түгел, 6 бүлгегә бүленде. Шулай итеп мандатлар саны тагын бергә артырга мөмкин. Калганнары - фирка исемлеге белән барачак. Аларның саны 10 булырмы, азракмы, күбрәкме - сентябрьдә "Бердәм Русия"нең ничә процент алуына бәйле. Күбрәк булган саен, күбрәк кеше үтәчәк.

Татарстанда "Бөтен Русия" Думага башка фиркаләрне кертмәкче түгел

Татарстан парламенты рәисе һәм шул ук вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 9 февраль утырышында да, аңарчы да, Думада депутатлар санын киметмәү, арттыру бурычын куйды. Ягъни хакимият фиркасе бөтен булган урыннарны алмакчы. 2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда "Бердәм Русия" намзәте Рөстәм Миңнеханов - 94,5%, хакимият фиркасе - 80% якын тавыш җыйган иде, алдагы сайлауда да яхшы нәтиҗәләргә ирешү бурычы куела. "Үткән сайлауларда без бик яхшы нәтиҗә күрсәттек, монсында да максатыбызга ирешербез", диде Фәрит Мөхәммәтшин фирка активы алдында чыгыш ясаганда.

Әлегә фирка вәкилләре башка сәяси агым вәкилләренә дә мөмкинлек биреп, дебатлар оештырып, сайлауалды тавыш бирү, ягъни праймериз чарасын башлап җибәрәргә җыена. Ул бөтен Русия буйлап 22 майдан башланып китәргә тиеш. Дистәләрчә очрашулар, чыгышлар, бәхәсләрдән соң, халык мәхәббәтен яулаган намзәтләр генә ахыргы исемлеккә тупланырга тиеш дип уйланыла. Әмма сайлау комиссиясе дә, праймеризларны оештыру комитеты да, тавыш бирүчеләр исемлеге дә үз кешеләреннән, җирле бюджет хезмәткәрләреннән төзелә.

Оппозициядәге фиркаләр кимендә 1-2 урынны тартып алмакчы

Татарстандагы системалы һәм системага кермәгән оппозициядәге фиркаләр "Бердәм Русия"нең Думадагы бөтен урыннарны алу планнары белән килешми.

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева бер мандатлы бүлгедә үзенең җиңү шанслары югары булуы хакында белдерде. "Без инде хәзердән үк 5%-лык киртәне үтә алабыз, халык безне белә һәм минем өчен тавыш бирәчәк, мин Казан бүлгесеннән барам, каты көрәш булачак һәм без аңа әзер ", диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

"Бердәм Русия" икътисади кризис аркасында хәтта 50% тавыш җыя алмас дигән фикердә тора ул.

Милли хәрәкәт вәкиле, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да хакимият фиркасенең элекке кебек 80% якын тавыш җыя алуына шик белдерде. Милли хәрәкәт сайлауларда мөстәкыйль рәвештә катнаша алмый, чөнки аның өчен Русия күләмендә теркәлгән фирка булырга кирәк.

Демократик көчләрне берләштерүче ПАРНАС Бөтенрусия фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов гомумән бу сайлауларның үтүендә шикләнә, үткән очракта да, Дума берничә ел гына эшли алачак дип саный ул. Аннан соң, аның фикеренчә, илдә зур үзгәрешләр булырга мөмкин.

"Икътисади кризис булмаса, хакимият фиркасе үзенең административ ресурсы белән берсүзсез бөтен урыннарны алыр иде, әмма минемчә, дәүләтнең көзгә таба акчасы бетәчәк, бюджеттан эш хакы алучыларның ничек тавыш бирүен менә күрербез әле. Бу шартларда сайлаулар үткәрү куркыныч, чөнки бик күп ялганнарга, хәрәмләшергә туры киләчәк", диде Азатлыкка ПАРНАС вәкиле.

Сентябрьдә буласы Дума сайлауларында ПАРНАС гомумән теркәлү уза алмас, дип фаразлады Шәмсетдинов. Бәлки киләсе кампаниядә ПАРНАС 20% тавыш җыеп, бер-ике мандат яулап ала алыр, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG