Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Камайда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориал такта ачылды


13-14 февраль көннәрендә 15 ел элек арабыздан фаҗигале киткән данлыклы милләтпәрвәр җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның туган авылы Камайда һәм район үзәге Менделеев шәһәрендә искә алу чаралары узды.

Камайдагы тантаналы чара “Күп функцияле үзәк” бинасы янында башланып китте. Биредә урамда ук самавыр һәм чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Район җитәкчеләре килүгә көн тәртибендә булган мемориал тактаны ачу башланды. Беренче сүзләрне Камай авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов җиткерде.

“Бүген авылдашыбыз, бар татар дөньясына танылган Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 70 ел тулган көн. Без аны хәтерлибез, без аның белән горурланабыз. 2014 елда авылыбызда яңа мәдәният йорты төзелде. Камайдагы мәдәният йортына исемен мәңгеләштерү өчен Вафирә апаның исемен бирергә булдык”, диде ул.

Аннан соң сүз-фикер ирештерү өчен Вафирә Гыйззәтуллинаның сеңлесе Әлфирә ханым чакырылды. Үз чыгышын ул шундый истәлекләрдән башлады: “Авыл халкым! Апа “халкым” дип сөйләргә ярата иде. Мине Камай суы җырлата иде, диде. Аның зур йөрәкле, киң күңелле кеше икәнен авылыбыз белә. Кайткачтын вак кына бала чагалар, олылар белән сөйләшеп сүзе бетми торган иде. Рәхмәт, авылдашлар, онытмыйсыз. Район җитәкчеләренә дә рәхмәтлемен. Апамның 70 еллыгын шулай зурлап уздыруга нык горурланам”.

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориал такта

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориал такта

Асия Мәҗитова – җырчының авылдашы, чордашы. Алабуга уку йортында бер вакытларда укыганнар. Аңа да сүз бирелгәч: “Вафирә бик биек күтәрелде. Зур дәрәҗәләргә иреште. Ләкин гади булып кала белде. Ул җырчы да, көрәшче дә иде. Аның күпкырлы талантына сокланмаган кеше булмагандыр. Җырлары бүген дә яңгырый, тыңлана. Кая барсак та, “без Камайдан дисәк, Вафирә Гыйззәтуллина авылыннанмы, диләр. Шуннан дибез горурланып”, дигән фикерләрне җиткерде.

Мәдәният йорты каршында узган чарада Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган истәлек тактасын авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов, Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым ачты. Район башлыгы Валерий Чершинцев мемориалга чәчәкләр куйды.

Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган китап

Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган китап

Танылган җырчы, фидакарь Вафирә Гыйззәтуллинаны зурлау, искә алу тантанасының икенче өлеше авыл мәдәният йорты эчендә барды. Биредә дә истәлекләр уртаклашулар күп булды. Роберт Нәбиуллин “Вафирә гаҗәеп акыллы, әдәпле, тырыш кыз иде. Алабугадагы агарту училищесына бергә барып-кайтып йөрдек. Шактый еллар кыз-егет булып дуслашып йөрдек. Аның гомеренең соңгы елларына кадәр аралашып, хәбәрләшеп тордык. Урыны оҗмахта булсын”, диде.

Башкалар да шундыйрак истәлекләр белән уртаклашты. Сәхнәдә Вафирәнең бала чагын, мәктәп, студент елларын чагылдырган мизгелләр дә күрсәтелде. Вафирә Гыйззәтуллина башкарган җырлар яңгырады. Элекке укытучы Рәмзия Мөхетдинованың Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган “ Бөркет йөрәкле былбыл” китабы бүләк итеп таратылды.

Авылда булган тантаналардан соң җәмәгатьчелек зиратка юл алды. Биредә Вафирә Гыйззәтуллина каберенә чәчәкләр салынды, дога кылынды.

Вафирә Гыйззәтуллинаның кабере

Вафирә Гыйззәтуллинаның кабере

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG